Яр Чаллыда трагедия

2016 елның 8 сентябре, пәнҗешәмбе

2016 елның 7 нче сентябрендә 18 сәгать 49 минутта Яр Чаллыда ике кеше ком белән күмелгәне турында хәбәр килгән. Төзелеш территориясендә 3 метрдан 5 метрга кадәр тирәнлектә 3х10 метр размерлы канау казылган иде, ә янәшә бетон плитәләр ята иде. Бер заман канау төбендә эшләгәннәргә, җир һәм ком ишелеп, плитә таеп төшкән. 20.20 дә җир астыннан 2,5 метр тирәнлектә 1980 елда туган ир-атны чыгарганнар. 22.11 дә биш метр тирәнлектә 1975 елда туган ир-атны чыгарганнар. Ашыгыч медицина ярдәм станциясенең хезмәткәрләре аларның үлгәнен раслаган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International