Тәүлек эчендә Татарстанда 6 янгын чыккан

2016 елның 12 сентябре, дүшәмбе

Узган тәүлектә чакыру буенча янгын сүндерү бүлекләре 61 тапкыр ярдәмгә чыккан. Шул исәптән  чүп-чар януга – 5, ялган чакыру буенча – 32, янусыз кыска ялганыш аркасында – 5, ризык көю аркасында – 2, башка хезмәтләр белән үзара эшләүгә – 3, башкаларга – 1. Республика янгын сүндерүчеләре 6 янгынны сүндергән, шул исәптән торак секторда – 3. 1 кеше коткарылган.

Янгыннарның сәбәпләре: транспорт чараның системалары, механизмнары һәм элемтәләре төзек булмау – 1, ут төртү – 2, электр җиһазны дөрес урнаштырмау – 2, ут белән саксыз эш итүдән – 1.

Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәләрен бетерү буенча авария-коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 7 тапкыр чыкканнар. 1 кеше коткарылган.

Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга 2 тапкыр чыкканар.

ТР ГТХМ карамагындагы Эзләү-коткару хезмәтенең кизү бүлекләре чакыру буенча 3 тапкыр чыкканнар. Шул исәптән ишекләрне ачырга – 1, башкаларга – 1. Профилактик эшкә – 2. Чараларның иминлеген тәэмин итүгә – 1.

Татарстан Республикасы буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсе кисәтә:

•         Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә

•         Яткан җирдән тәмәке тартмаска           

•         Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга

•         Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска

•         Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска

•         Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә

•         Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска

Янгын үзеннән үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.

Русия ГТХМ Идел буе региональ үзәгенең “ышаныч телефоны” 8-831-469-1778

ТР буенча Русия ГТХМ Баш идарәсенең “ышаныч телефоны” 8 (843) 227-46-96

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International