Тәүлек эчендә Татарстанда 6 янгын чыккан

2016 елның 7 сентябре, чәршәмбе

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 73 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 3 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 37 тапкыр, кыска ялганыштан – 3 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 5 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 14 тапкыр. Республикада 6 янгын очрагы теркәлгән.  Торак секторда – 3 янгын, каралтыда – 1 янгын, транспорт чарада – 1 янгын, бакча йортында – 1 янгын.  1 кеше һәлак булган.  

Сәбәпләре: ут төртүдән – 2 янгын, электр җиһазны монтажлаганда кагыйдәләрне дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын,  ут белән саксыз эш итүдән – 2 янгын, сүндерелмәгән тәмәке төпчегеннән  – 1 янгын.

 ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 4 тапкыр чыктылар.

Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга 2 тапкыр чыктылар.   

Эзләү–коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 6 тапкыр чыктылар. Ишекләрне ачу буенча – 1 янгын, ДТПга – 1 тапкыр, башка чакырулар буенча – 4 тапкыр.

06.09.2016 ел 10.25 Казан шәһәре, Яңа - Савин районы, Ф. Әмирхан урамы, 41

Тугыз катлы күп фатирлы йортта бишенче каттагы фатирда керү ишеге һәм электрощит янган. Мәйданы 3 кв.м. Янгын нәтиҗәсендә, 1951 елгы хатын – кыз һәлак була. Янгынның сәбәбе – ут төртү.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:

•       Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә

•       Яткан җирдән тәмәке тартмаска   

•        Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга

•        Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска

•        Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска

•        Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә

•        Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска

Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче. 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International