15.20 дә Түбән Камада сәнәгый зона цехларының берсендә компрессор бүлмәсендә яну турында хәбәр килгән. Чамаланган мәгъүлүматлар буенча водород яисә аның кушалмалары яна. Төзелә торган Таиф-НК объекты кулланышка кертелмәгән. Җәелү куркынычы юк, халыкка һәм әйләнә-тирә мохитка янау юк. Янгын мәйданы 50 кв. м. Әлегә зыян күрүче юк. 16.05 тә факел кебек яну туктатылган. Вак янулар гына калган. Сүндерү дәвам итә.