Русия ГТХМ Ан-148 самолеты Индия Республикасы Дели шәһәреннән Казанга юл-транспорт һәлакәтендә зыян күргән сәяхәтче блогер Рәйхан Хәлитовның санитар аваиация эвакуциясен башкарган. Русия ГТХМ борты бүген 9.30 да “Казан” халыкара аэропортында төшкән. Әлегә табиблар Рәйханның хәлен авыр дип билгелиләр. Ир-атны шәһәрнең дәвалау йортына махсус дәвалау өчен илтеп куйганнар.