Бүген Казанның “Әкият” курчак театры янында Боз шәһәрчелегенә килгән йөзләп казанлылар һәм аларның балалары өчен Татарстан Республикасы буенча Русия ГТХМ Баш идарәсенең хезмәткәрләре күңелле сюрприз оештырган. Алар теләүчеләргә тушенка белән кайнар ботка ашарга тәкъдим иткән. Бәйрәм көннәрендә күп кешеләр булган урыннарда иминлек тәэмин итү максаты белән Үзәк һәм Идел буе федераль округларының территориясендә Русия ГТХМ көчләре кыр кухнясын җәелдергән. Ашап җылынырга тели торган гражданнарның ярдәменә Татарстан Республикасы буенча Федераль янгынга каршы хезмәт 7 отрядының 48 нче янгын сүндерү һәм коткару бүлегенең махсуслаштырылган аэромобиль төркеме килгән.