Яңа ел бәйрәмнәрендә профилактик төркемнәрнең эше

2017 елның 3 гыйнвары, сишәмбе

Яңа ел көннәрендә янгыннарның күбесе торак секторда була. Торак фондта янгыннарны һәм аларда кеше үлемен булдырмау максаты белән профилактик эш оештырылган. Аны үткәрер өчен 155 профилактик төркем корылган. 2016 елның 31 нче декабреннән 2017 елның 2 нче гыйнварына кадәр профилактик төркемнәр янгын иминлеге өлкәсендә 289 фатирлы йортларда һәм 2 448 шәхси өйләрдә профилактик эш үткәргән. Шулай да 1 347 кеше белән 97 җыелыш үткәрелгән, 5 723 гражданин белән янгын иминлеге чаралары буенча инструктажлар үткәрелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International