Республика ирекле янгын сүндерүчеләренең җитез эше

2017 елның 12 гыйнвары, пәнҗешәмбе

11 нче гыйнварда Теләче районында Җәнәй авылында “Олы Мишә” ирекле янгын сүндерү бүлегенең ирекле янгын сүндерүчеләре авыл торучылары белән бергә, берьюлы күрше өйне саклап, тәрәзә аша торак йортны сүндергәннәр иде. Озакламый янгын урынына “Баландыш” ирекле янгын сүндерү бүлеге һәм ПСЧ-134 килеп җиткән. Күрше йортка янгын янау тукталды. 23 сәгать 41 минутта ачык яну бетерелгән. Нәтиҗә буларак, торак йорт 28 кв. м мәйданында янып беткән. Янгынның чамалана торган сәбәбе – электр җиһазны техник куллану кагыйдәләрен үтәмәү.

Тагын бер шәхси йортны ирекле янгын сүндерүчеләр Чистай районы Кызылъяр авылында сүндергәннәр. 7 сәгать 35 минутта янгын урынына “Старошешминск” ирекле янгын сүндерү бүлеге килеп җиткән. 7 сәгать 43 минутта чакыру урынына “Олы Талкыш” ирекле янгын сүндерү бүлеге килгән. 8 сәгать 15 минутта ачык яну бетерлгән. Янгын нәтиҗәсе буларак, өй 54 кв. м мәйданында бөтенләй янып беткән. Зыян күрүче, үлүче булмаган. Янгынның чамалана торган сәбәбе – билгеле булмаган кеше белән утны саксыз куллану.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International