19 нчы гыйнварда төнлә православие дөньясы Чумылдыру бәйрәмен билгели. Хокук тәртибен һәм иминлекне полиция хезмәткәрләре, медиклар, ГИМС инспекторлары, коткаручылар һәм янгын сүндерүчеләр тәэмин итәчәк. Ачык сулыкларда барлык чуму урыннарын Татарстан Республикасы буенча Русия ГТХМ Баш идарәсе бүлекләре тикшереп карыячак. Әлегә республикада 122 урын оештыру планлаштырыла.