Югары Ослан янгын сүндерүчеләре кырда адашкан ир-атны тапканнар

2017 елның 13 феврале, дүшәмбе

2017 елның 12 нче февралендә 17.25 тә ир-аттан кар автомобилендә йөргәндә кырда дусты адашканы турында хәбәр килгән. Бер Казан яшәүчесе  кар автомобилендә йөргән һәм Шиш елгасының ерымы аша чыгарга карар иткән, ләкин батып калган. Үзе көрттән чыга алмагач ярдәм өчен иң якын торак пунктка киткән. 4 сәгать адашып йөреп, торак пунктына чыга алмыйча, дустына шалтыраткан. Ул инде коткаручыларга мөрәҗәгать иткән. 18 сәгать 50 минутта адашкан ир-ат табылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International