Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 43 тапкыр ярдәмгә чыккан. Чүп-чарны сүндерергә 3 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 13 тапкыр, кыска ялганыштан – 5 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 2 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 8 тапкыр. Республикада 7 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда – 1 янгын, каралтыда – 4 янгын.
Сәбәпләре: мичне дөрес кулланмау аркасында – 2 янгын, мичне кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 3 янгын, ут белән саксыз эш итүдән – 1 янгын, 1 очракның сәбәбе ачыклана.
ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 5 тапкыр чыктылар.
Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга 1 тапкыр чыктылар.
Эзләү–коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 4 тапкыр чыктылар. ДТПга – 2 тапкыр, башка чакырулар буенча – 2 тапкыр.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:
• Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә
• Яткан җирдән тәмәке тартмаска
• Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга
• Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска
• Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска
• Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә
• Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска
Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.
ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең “Ышаныч телефоны” 8 (843) 227-46-96