“Лебяжье” ял итү базасында янгын сүндерүчеләр банкет залын сүндергәннәр

2017 елның 17 марты, җомга

Казан шәһәре “Лебяжье” ял итү базасының банкет залында янгын турында хәбәр 17 нче мартта 11.33 тә килгән. Беренче янгын сүндерү бүлекләре килүгә түбә астыннан куе төтен чыга иде. Бинада беркем дә булмаган. Янгынны сүндерүгә 17 янгын сүндерү һәм коткару техника берәмлеге һәм 63 кеше эшләтелгән. Янгын 13.08 дә бетерлгән. Аның мәйданы 300 кв. м тәшкил иткән. Үлүче һәм зыян күрүче юк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International