Республиканың Гадәттән тыш хәлләр буенча һәм янгын иминлеген тәэмин итү комиссиясенең утырышы ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Алексей Песошин рәислегендә үткән. Утырыш онлайн тапшыру рәвешендә узган, шуңа күрә республика шәһәрләренең һәм районнарының барлык җитәкчеләре, шулай да ТР буенча РФ ГТХМ Баш идарәсе һәм ТР ГТХМ бүлекләренең җитәкчеләре элемтәдә булган. Татарстан Республикасы территориясендә язгы ташкын узуның иң начар барышы булганда су басу зонасында 20 мең кеше тора торган 220 торак пункт, 48 социаль объект, 75,3 км аралы 55 юл өлеше, 27 икътисад объекты һәм 36 күпер эләгергә мөмкин.