30 апрельдә Русия Янгын сүндерү хезмәтенең 368 нче еллыгы бәйрәм ителә.
Татарстан Республикасы буенча федераль янгынга каршы хезмәтнең беренче отряд янгын сүндерүчеләре профессиональ бәйрәм алдыннан Русия Янгын сүндерү хезмәтенең көненә багышланган волейбол буенча отряд чемпионатын үткәргәннәр. Отрядның 15 төркеме ярышкан. Финалга иң көчлеләре чыккан – отряд идарәсенең һәм 91 нче янгын сүндерү һәм коткару бүлегенең төркемнәре. Идарә төркеме җиңгән.
2017 елның 10 апрелендә 4.15 тә шахиттән Казан шәһәрендә Барлык диннәр гыйбадәтханәсендә янгын турында хәбәр килгән. Янгын сүндерү бүлекләре килүгә бинаның икенче каты яна иде.
Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 51 тапкыр ярдәмгә чыккан. Чүп-чарны сүндерергә 5 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 14 тапкыр, кыска ялганыштан – 0 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 0 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 26 тапкыр. Республикада 3 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда – 1 янгын, каралтыда – 2 янгын, транспорт чарада – 1 янгын.
2017 елгы FIFA Конфедерацияләр Кубогының иминлеген тәэмин итүенә хәзерләнү тәмамлануга якын. Конфедерацияләр Кубогын үткәрү вакытында ашыгыч җаваплау хезмәтләренең операторлары тәүлек буе алты телдә чакыруларга җавап бирергә әзер: рус, испан, инглиз, француз, кытай һәм немец телләре. Матчларны үткәргән вакытта немец, испан, португал телләрен белә торган иреклеләрне, шулай да Казан федераль университетының студентларын эшләтү планлаштырыла.
2017 елның 10 апрелендә 4.35 тә Казан шәһәрендә Барлык диннәр гыйбадәтханесендә янгын турында хәбәр шахиттән килгән. Беренче янгын сүндерү бүлекләре килүгә бинаның түбәсе һәм икенче катының өстендәге чарлагы яна иде. Янгын мәйданы ачыклана. Казан янгын сүндерү һәм коткару гарнизонының 10 га якын янгын сүндерү һәм махсус техника берәмлеге эшли. Кешеләр турында мәгълүмат ачыклана.
Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 90 тапкыр ярдәмгә чыккан. Чүп-чарны сүндерергә 4 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 23 тапкыр, кыска ялганыштан – 2 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 3 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 48 тапкыр. Республикада 9 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда – 2 янгын, каралтыда – 5 янгын, транспорт чарада – 1 янгын.
Бүген Казан шәһәре Яңа Савин районы 146 нчы урта гомумбелем мәктәбенең 7 нче “В” сыйныфы укучылары һәлакәтләр һәм гадәттән тыш хәлләр буенча бөтен оператив мәгълүмат җыела торган гадәттән тыш идарәчелегенең йөрәгендә булганнар. Үзәк ишекләре яшь кунаклар өчен Русия ГТХМ системасында Гражданнар оборонасы елы чикләрендә ачкан. Укучылар яктырту манарасы ничек эшләтедгәнен беренче мәртәбә күргәннәр. Үзәк гаражында балаларга күчмә идарә итү пунктының техникасын бөтен җиһазлары белән күрсәткәннәр.
Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 54 тапкыр ярдәмгә чыккан. Чүп-чарны сүндерергә 6 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 11 тапкыр, кыска ялганыштан – 5 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 1 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 28 тапкыр. Республикада 1 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда – 1 янгын.
Сәбәпләре: ут белән саксыз эш итү аркасында –1 янгын.
Бүген коткаручылар Питрәч районы Кощаково урта мәктәбенең укучыларына болотоходта килгән. Гаять зур болотоход мәктәп капкасына кергәч үк, балалар аны бөтен ягыннан чолгап алган. ТР ГТХМ карамагындагы Эзләү-коткару хезмәтенең 2 нче зональ эзләү-коткару отрядының коткаручысы Дмитрий Корнилов мәктәп укучылары белән әңгәмә үткәргән. Шулай да коткаручылар үзләре белән эшендә кулланыла торган төрле кирәк-яраклар һәм җиһазлар алган. Коткаручылар мондый дәресләрне еш үткәрә һәм балалар катнашу белән судагы һәлакәтләрне кисәтергә тырышалар.
Татарстан Республикасы буенча Русия ГТХМ Баш идарәсенең җитәкчелеге, Ветераннар советы һәм хезмәттәшләр чын күңелдән ССРБ гражданнар оборонасы гаскәрләренең ветераны полковник Вадим Константинович Линтварёвны 85 еллык юбилее белән тәбрикләгән. Ул озын вакыт 1974 елның февраленнән 1985 елның декабренә кадәр Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасының Гражданнар оборонасы штабының башында торган. Хезмәт еллары өчен “Янгында батырлык өчен” медале һәм башка 16 дәүләт һәм идарәчелек бүләкләре белән бүләкләнгән.