Дәрвишләр бистәсенең урманы һәм Комсомольское күле тагын “Яшь коткаручы” ярышларының Казан шәһәр этабын үткәрү урыны булган. Русия ГТХМ системасында Гражданнар оборонасы елы хөрмәтенә экстремаль мәктәп ярышларының оештыручылары радиация, химия һәм биология саклау костюмын һәм противогазны кияргә белү һәм тиз кию буенча этапларны өстәгән. Катнашучыларның күбесе – ул профиль кадет корпусларының, мәктәпләрнең, классларның, түгәрәкләрнең һәм “Яшь коткаручы” секцияләренең укучылары. Төркемнәр составында 14 тән 17 яшькә кадәр сигез мәктәп укучысы.