ЯҢАЛЫКЛАР


6
апрель, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 31 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 5 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 5 тапкыр, кыска ялганыштан – 2 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 0 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 11 тапкыр.  Республикада  6 янгын очрагы теркәлгән.  Торак секторда – 1 янгын, каралтыда – 3 янгын, транспорт чарада – 1 янгын.


5
апрель, 2017 ел
чәршәмбе

4 апрельдә Биектау районы Каймар авылында әһәмиятле вакыйга булган – Крутояры авыл торагын янгыннардан саклау буенча ирекле янгын сүндерү төркеменең пост бинасы ачылган. Төркем барлыкка килү бервакытта да булмагандай актуаль. Аны ачуда Биектау муниципаль районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин һәм Кече көмәләр дәүләт инспекциясе үзәгенең башлыгы Игорь Савкин катнашканнар.

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 50 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 0 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 11 тапкыр, кыска ялганыштан – 0 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 0 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 21 тапкыр.  Республикада  6 янгын очрагы теркәлгән.  Каралтыда – 3 янгын, транспорт чарада – 1 янгын, бакча йортында – 2 янгын.


4
апрель, 2017 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы буенча 15 нче федераль янгынга каршы хезмәт отрядының Янгын сүндерү хезмәте ветераннары советы рәисе эчке хезмәт полковнигы Анатолий Рябов “Асылташ” балалар йортының балалары белән очрашкан. Бу очрашу “Янгын сүндерү хезмәтенең ветеранына хат яз” Русия ГТХМ социаль акция чикләрендә үткән. Анатолий Николаевич авыр, әмма шул ук вакытта кирәкле янгын сүндерүче һөнәре турында сөйләгән.

Татарстан Республикасы буенча 8 нче федераль янгынга каршы хезмәтнең отряды янгынга каршы темага бала эшләре конкурсын бүлек корылуның 30 еллыгына багышлап оештырганнар. Конкурс нәтиҗәләре буенча җиңүчеләр сувенирлар, бүләкләр һәм дипломнар алган. 53 нче янгын сүндерү һәм коткару бүлеге буенча экскурсия барлык балалар өчен бүләк булган. Балаларның бөтен эшләре 14 апрельдә, 8 нче отрядның 30 еллыгына багышланган танталы көнендә, Яшел Үзән музыка театрының колонналы залында күргәзмәгә куелачак.

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 31 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 3 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 15 тапкыр, кыска ялганыштан – 1 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 1 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 7 тапкыр.  Республикада  2 янгын очрагы теркәлгән.  Каралтыда – 1 янгын, транспорт чарада – 1 янгын.


3
апрель, 2017 ел
дүшәмбе

2017 елның 25 апреленнән 15 маена кадәр Татарстан Республикасы территориясендә, яз һәм җәй вакытында югары дәрәҗәле янгыннар хәтәр сәбәпле, янгынга каршы махсус режим башлана. Татарстан Республикасы Премьер-министры туры килә торган Министрлар Кабинеты карарын имзалаган.

“Сбербанк России” хезмәткәрләренең балалары заманча коткару техникасын күргәннәр һәм уку коткару операциясенә шаһит булганнар. Аларны ачык ишекләр көненә ТР буенча РФ ГТХМ ГИМС Үзәгенә кунакка чакырганнар. Иң беренче аларга язгы бозга чыгу хәтәр булганны, шулай батучыны коткарыр өчен нинди хәрәкәтләрне башкарырга кирәк икәнне аңлатканнар. Шуннан соң балалар алдында суда коткару операциясе үткәрелгән.

Татарстан Республикасы буенча федераль янгынга каршы хезмәтнең 15 отряд җитәкчелеге Яр Чаллы шәһәре предприятиеләре һәм оешмаларының вәкилләре белән янгын хәтәрле язгы вакытта янгын иминлеген тәэмин итү сораулары буенча киңәшмә үткәргән. Катнашуга шәһәр предприятиеләре һәм оешмаларының 100 дән артык вәкилләре чакырылган. 15 отряды башлыгы эчке хезмәт полковнигы Рөстәм Юмагулов, ПСЧ-56 башлыгы эчке хезмәт майоры Владислав Агафонов, каравыл башлыгы эчке хезмәт майоры Ленар Шәфигуллин катнашучылар белән бергә янгын иминлеге кагыйдәләрен үтәү буенча сораулар турында сөйләшкән.

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 56 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 2 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 20 тапкыр, кыска ялганыштан – 1 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 1 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 14 тапкыр, башка чакырулар буенча – 3 тапкыр.  Республикада  11 янгын очрагы теркәлгән.  Торак секторда – 5 янгын, каралтыда – 4 янгын, транспорт чарада – 2 янгын.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International