Бүген 55 нче Казан мәктәбенең беренче сыйныф укучылары һәр көн ут белән көрәшүдә гомерен һәм сәламәтлеген куркыныч астына куя торган кыю кешеләрнең дөньясына кагыла алган. 3 нче янгын сүндерү һәм коткару бүлегенең башлыгы урынбасары эчке хезмәт капитаны Максим Демагин балаларны бина буенча йөрткән, уку сыйныфын, элемтә пунктын күрсәткән. Балалар янгын сүндерү автомобиленең җиһазларын һәм башка янгын сүндерү техникасын күргән, янгын сүндерүче ничек һәм нәрсә белән коралланганын белгән.