Яр Чаллы янгын сүндерү һәм коткару гарнизоны гадәттәгечә Татарстан Республикасының диннәре белән үзара тәэсир итешә. Очрашулар, түгәрәк өстәлләр, ТР Мөселманнарының диния нәзарәте һәм Рус Православие Чиркәвенең Татарстан митрополиясенең вәкилләре белән дәресләр үткәрелә. Шундый очрашуларның берсе 26 октябрьдә 15 нче отрядның идарәсендә үтте. Әлфәс хәзрәт Гайфуллин ГТХМ офицерлары белән ислам нигезенә салынган бөтен кешелек өчен уртак хәзинәләре турында сөйләшеп алды. Аннан соң ул 56 нчы янгын сүндерү һәм коткару бүлеге буенча экскурсия белән йөреп чыкты.
Бу мәртәбә Татарстан Республикасы буенча Русия ГТХМ Баш идарәсенең Кризис хәлләрдә идарә итү үзәгендә экскурсиягә 7 нче гимназиянең һәм 151 нче Казан мәктәбенең бишенче һәм алтынчы сыйныф укучылары килделәр. Балалар ГТХМ хезмәткәрләренә кунакка беренче тапкыр килделәр, шуңа күрә экскурсия вакытында бернәрсәне дә җибәрмәс һәм иң кызык мизгелләрне истә калдырыр өчен телефоннар белән коралландылар. Алар 7 нче отрядның ПСЧ-3 тә, Кризис хәлләрдә идарә итү үзәгендә булдылар һәм Казан эзләү-коткару отрядының иң яхшы кинологы Екатерина Маклакова белән очраштылар.
Узган тәүлектә чакыру буенча янгын сүндерү бүлекләре 38 тапкыр ярдәмгә чыккан. Шул исәптән чүп-чар януга – 4, ялган чакыру буенча – 11, янусыз кыска ялганыш аркасында – 2, ризык көю аркасында – 2, башка хезмәтләр белән үзара эшләүгә – 7. Республика янгын сүндерүчеләре 8 янгынны сүндергән, шул исәптән торак секторда – 1, каралтылар – 3, бакча йортлары – 1, гаражлар – 1, башка объектлар – 2. 2 кеше үлгән.
Бүген Югары Ослан муниципаль районының “Казан” тауда чаңгы шуу спорты һәм савыктыргыч комплексының “Станция” кунакханәсендә Татарстан Республикасы буенча Русия ГТХМ Баш идарәсе гадәттән тыш хәлләрне локальләштерү һәм нәтиҗәләрен киметү буенча Татарстан Республикасының гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү бердәм системасының функциональ һәм территориаль система астыларының идарә итү органнары һәм көчләре белән идарәара комплекслы укулар үткәрде. Укуларда Югары Ослан районының РСЧС ның 13 тармаклы хезмәте, министрлыклар һәм идарәчелекләр катнашты, барлыгы 100 гә якын кеше.
Идарәара эшләү ничек оештырылганы, Яшел Үзән муниципаль районы территориясендә “Имин шәһәр” проекты ничек эшләгәне белән чит ил кунаклары Бердәм кизү диспетчерлык хезмәте (ЕДДС) эше үрнәгендә таныштылар. Урта Азия хезмәттәшләренә диспетчерларга килеп чыга торган һәлакәтләрне һәм гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм чишү буенча мәсьәләләрне тиз һәм нәтиҗәле чишәргә булыша торган ЕДДС ның барлык техник мөмкинлекләрен һәм программа белән тәэмин итүен күрсәттеләр. Районның Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары махсус программаларның аерым якларын, хәрәкәтләр алгоритмын һәм эш спецификасын аңлатты.
Узган тәүлектә чакыру буенча янгын сүндерү бүлекләре 45 тапкыр ярдәмгә чыккан. Шул исәптән чүп-чар януга – 2, ялган чакыру буенча – 20, янусыз кыска ялганыш аркасында – 1, ризык көю аркасында – 2, башка хезмәтләр белән үзара эшләүгә – 10. Республика янгын сүндерүчеләре 9 янгынны сүндергән, шул исәптән торак секторда – 3, каралтылар – 5, бакча йортлары – 1. 2 кеше зыян күргән.
Татарстан Республикасына эш визиты белән Кыргыз Республикасы ЭЭМ информацион технологияләрнең баш идарәсенең башлыгы Алмазбек Бообеков җитәкчелегендә Кыргыз Республикасы делегациясе килгән. Бер көн эчендә Урта Азия кунаклары Татарстан Республикасы буенча Русия ГТХМ Баш идарәсе һәм Татарстан Республикасы ГТХМ ның төрле хезмәтләренең тәҗрибәсен өйрәнгән. Делегация 112 хезмәтенең Чакыруларны эшкәртү үзәгендә, Казан башкарма комитетының Гражданнарны саклау идарәсендә һәм Кризис хәлләрдә идарә итү үзәгендә булдылар.
Чара ГТХМ хезмәткәрләренең гражданнар оборонасының төп сораулары, гражданнар оборонасы буенча җитәкче документлар, норматив хокук актларның таләпләре өлкәсендә, гражданнар оборонасы өлкәсендә дәүләт сәясәтенең төп юнәлешләре буенча белемнәрен тикшерү максаты белән үткәрелде. Гражданнар оборонасы айлыгы чикләрендә республикада ГТХМ хезмәткәрләре Татарстан Республикасы буенча Русия ГТХМ Баш идарәсендә һәр көн башлангыч, урта һәм профессиональ белем йортларында Гражданнар оборонасы буенча белем көннәрен үткәрәләр. Моннан башка, гражданнар оборонасы буенча укулар, өйрәнүләр һәм практика дәресләре үтә.
Республиканың гадәттән тыш идарәчелегендә Бөтенрусия ирекле янгын сүндерү җәмгыятенең 125 еллыгына багышланган “Янгын сүндерү хезмәте ветеранына хат” республика конкурсының җиңүчеләрен һәм приз алучыларын бүләкләделәр. Бөтен Татарстанның мәктәп-интернатларының, балалар йортларының йөзләп укучылары бу конкурста катнаштылар. Яшел Үзән районында берьюлы өч бала республика конкурсының финал этабының бүләкләренә лаек булган. Аларның берсе – Алексей Бачин, Норлат балалар йортының элекке укучысы – “Үз эшенең чыннан-чын остасына” номинациясендә приз алучы булган. Хәзер Алексей Казан төзелеш колледжының беренче курсында укый.
Узган тәүлектә чакыру буенча янгын сүндерү бүлекләре 42 тапкыр ярдәмгә чыккан. Шул исәптән чүп-чар януга – 4, ялган чакыру буенча – 11, янусыз кыска ялганыш аркасында – 3, ризык көю аркасында – 0, башка хезмәтләр белән үзара эшләүгә – 18. Республика янгын сүндерүчеләре 5 янгынны сүндергән, шул исәптән торак секторда – 3, каралтылар – 1, бакча йортлары – 1.