“Каһарман йөзенә текалеп кара” фотоконкурс номинациясендә “Кыюлык йолдызнамәсе” IХ Бөтенрусия фестиваленең регионнар арасындагы этабының җиңүчесе, “Русия бүген” мәгълүмат агентчылыгының региональ бүлекчәсенең Казандагы фотокорреспонденты Максим Богодвид 4 декабрьдә Мәскәүдә үтәчәк бүләкләү тантанасында Татарстанны вәкил итәчәк. Аның конкурста күрсәтелгән фото эшләр серияләренең берсе нәкъ шулай “Каһарманнарның йөзләре” дип атала. Фотоларда һәлакәткә эләккәннәрне коткару хакына гомерләре чын батырлык булган янгын сүндерүчеләр һәм коткаручылар төшкән.