Висльево кадетлар мәктәбе-интернатында яңа киртәле юлны ачтылар һәм республика кадетлар хәрәкәтенең иң көчле вәкилләре арасында ярышларны үткәрделәр. Васильево кадетларының күргәзмә чыгышларыннан соң ярышларның төп программасы башланды. Барлыгы 7 этап үтте. Конкурсның барлык этапларның нәтиҗәләрен исәпләгәндә Яр Чаллы шәһәренең “Калкан” полиция кадетлар мәктәбенең вәкилләре беренче урынны алдылар.