Узган тәүлектә чакыру буенча янгын сүндерү бүлекләре 34 тапкыр ярдәмгә чыккан. Шул исәптән чүп-чар януга – 1, ялган чакыру буенча – 16, янусыз кыска ялганыш аркасында – 1, ризык көю аркасында – 1, башка хезмәтләр белән үзара эшләүгә – 10. Республика янгын сүндерүчеләре 2 янгынны сүндергән, шул исәптән торак секторда – 1, каралтылар – 1.
Брифингта журналистлар алдында кече суднолар буенча Татарстан Республикасының баш дәүләт инспекторы Юрий Венедиктов һәм янгын күзәтү буенча Татарстан Республикасының баш дәүләт инспекторы Максим Трущин сөйләделәр. Алар ММҖ вәкилләрен көз һәм кыш арасында янгыннар саны гына түгел, ә сулыкларда да трагик очракларның саны арта баруы турында белдерделәр.
Узган тәүлектә чакыру буенча янгын сүндерү бүлекләре 46 тапкыр ярдәмгә чыккан. Шул исәптән чүп-чар януга – 1, ялган чакыру буенча – 16, янусыз кыска ялганыш аркасында – 5, ризык көю аркасында – 1, башка хезмәтләр белән үзара эшләүгә – 13. Республика янгын сүндерүчеләре 8 янгынны сүндергән, шул исәптән торак секторда – 3, каралтылар – 4, транаспорт чарасы – 1. 2 кеше зыян күргән.
Һәр көн Татарстан коткаручылары мәктәпкәчә һәм урта белем йортларының укучылары белән, балаларга һәм үсеп килә торган буынга тормыш иминлеге нигезләрен өйрәтеп, кисәтү әңгәмәләрен үткәрәләр. Татарстан эзләү-коткару хезмәте хезмәткәрләренең күременә шулай ук балыкчылар да эләгә. Октябрьнең 23 нән 30 на кадәр алар 55 кисәтү чыгышларын ясаган, шуның чикләрендә 199 әңгәмәне 1 000 гә якын кеше белән үткәрделәр. Коткаручылар әңгәмәләрнең темаларын килү урынына һәм кисәтү эшен үткәрергә туры килгән тыңлаучыларына карап сайлыйлар.
Яшел Үзән шәһәрендә урнашкан 75487 номерлы хәрби бүлектә гарнизонның белгечләре янгын тактикасы укуларын үткәрделәр. Янгын сүндерү бүлекләренең хәрби бүлек вәкилләре белән үзара эшләү һәм коткару эшләрен үткәргәндә һәм янгыннарны сүндергәндә бүлекләрнең шәхси составының белемнәрен камилләштерү берләшкән өйрәнүләрнең төп максаты булды. Укуларда 53 нче янгын сүндерү бүлегенең кизү каравыллары катнашты. Барлык бүлекләр куелган бурычларны тиз һәм җыйнак эшләделәр. Янгынны бетерүгә 25 тән кимрәк минут китте.
Татарстан Республикасы муниципаль районнарының территорияләрендә Татарстан Республикасы янгын сүндерү хезмәтенең бүлекләре “Торак-2017” профилактика операциясен үткәрә. Аның төп максаты – янгыннарны кисәтү, аларның һәм дә кешеләр үлүнең арта торган санын киметү. Өй хуҗалары белән янгын килеп чыгу очракларында хәрәкәтләр тәртибе һәм ашыгыч хезмәтләрнең телефон номерын җыю турында инструктаж үткәрелде. Әңгәмә ахырында торучыларга кышкы янгын хәвефле вакытта янгын иминлеге чараларын үтәү турында истәлекләр бирелде.
Узган тәүлектә чакыру буенча янгын сүндерү бүлекләре 43 тапкыр ярдәмгә чыккан. Шул исәптән чүп-чар януга – 7, ялган чакыру буенча – 14, янусыз кыска ялганыш аркасында – 2, ризык көю аркасында – 2, башка хезмәтләр белән үзара эшләүгә – 12. Республика янгын сүндерүчеләре 3 янгынны сүндергән, шул исәптән торак секторда – 1, бакча йортлары – 1, транаспорт чарасы – 1.
Гражданнар оборонасы айлыгы чикләрендә Әгерҗе районының Исәнбай авылының урта гомумбелем мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары өчен Татарстан Республикасы янгынга каршы хезмәтнең Яр Чаллы отрыдының аерым постының эшчеләре Ачык ишекләр көнен оештырган. Балаларга аңлаешлы формада янгын сүндерү техникасы, хезмәте һәм янгын сүндерүчеләрнең көнкүреш тормышы турында, утны ничек кулланырга ярамый икәне турында һәм янгын килеп чыкса, нишләргә икәнне турында сөйләделәр. Алга таба балалар гаражга киттеләр. Алара анда янгын сүндерү техникасын һәм кирәк-яракларын карадылар.
Узган тәүлектә чакыру буенча янгын сүндерү бүлекләре 48 тапкыр ярдәмгә чыккан. Шул исәптән чүп-чар януга – 5, ялган чакыру буенча – 19, янусыз кыска ялганыш аркасында – 2, ризык көю аркасында – 1, башка хезмәтләр белән үзара эшләүгә – 7. Республика янгын сүндерүчеләре 8 янгынны сүндергән, шул исәптән торак секторда – 4, каралтылар – 4. 3 кеше зыян күргән.
Узган тәүлектә чакыру буенча янгын сүндерү бүлекләре 55 тапкыр ярдәмгә чыккан. Шул исәптән чүп-чар януга – 4, ялган чакыру буенча – 29, янусыз кыска ялганыш аркасында – 0, ризык көю аркасында – 4, башка хезмәтләр белән үзара эшләүгә – 11. Республика янгын сүндерүчеләре 6 янгынны сүндергән, шул исәптән торак секторда – 1, мунчалар – 1, каралтылар – 1, транспорт чаралары – 2, башкалар – 1. 2 кеше үлгән.