Тәүлек эчендә Татарстанда 4 янгын чыккан

2017 елның 12 ноябре, якшәмбе

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 32 тапкыр ярдәмгә чыккан. Шул исәптән чүп-чарны сүндерергә 7 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 14 тапкыр, кыска ялганыштан – 3 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 0 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 12 тапкыр, башка чакырулар буенча – 1 тапкыр.  Республикада  4 янгын очрагы теркәлгән.  Торак секторда – 2 янгын, каралтыда – 1 янгын, башка биналарда - 1 янгын. 1 кеше һәлак булган, 5 кеше коткарылган.

Янгынның сәбәпләре: мичне кулланган вакытта җайланма кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, ут белән саксыз эш итүдән – 2 янгын, ут төртүдән – 1 янгын.

Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре – 9 тапкыр чыктылар.

Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга 1 тапкыр чыктылар.  

Эзләү–коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча  4 тапкыр чыктылар. Шул исәптән ишекләрне ачу буенча – 1 тапкыр,  юл транспорт һәлакатенә – 1 тапкыр, башка чакырулар буенча – 2 янгын. Профилактика эшләренә – 5 тапкыр.

11.11.2017 ел  22.11 Казан шәһәре, Коломенск урамы,  26 нчы йорт.

Дүрт катлы кирпеч торак йортта өченче каттагы бер бүлмәле фатирда ут чыкты. 4 кв.м. мәйданында җиһаз янды. Янгын нәтиҗәсендә, 1981 елгы хатын – кыз һәлак булды. Янгын сүндерүчеләр махсус коткару җиһазы белән  5 кешене коткарды. Фаҗиганең сәбәбе – сүндерелмәгән тәмәке төпчеге.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:

•         Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә

•         Яткан җирдән тәмәке тартмаска   

•         Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга

•         Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска

•         Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска

•         Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә

•         Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска

Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче. 

 ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең “Ышаныч телефоны” 8 (843) 227-46-96

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International