ЯҢАЛЫКЛАР


5
февраль, 2018 ел
дүшәмбе

Сәгать 10.00 гә прогноз кар һәм юеш кар буларак каты явым-төшем өлешендә дөрескә чыкты, республиканың көнбатыш һәм үзәк якларда 22 м/с тәшкил итте. 2018 елның 5 февралендә сәгать 10.00 гә 11 муниципаль берәмлектә 15 804 кешелек 72 торак пунктта электр энергиясе сүнү булган. Федераль һәм республикан юлларны чистартыр өчен 761 кар чистарту техникасы берәмлеге тартылган, шул исәптән 230 берәмлек тартып барыр өчен кулланыла ала.

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 49 тапкыр ярдәмгә чыккан. Шул исәптән чүп-чарны сүндерергә 3 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 16 тапкыр, кыска ялганыштан – 7 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 3 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 5 тапкыр, башка сәбәпләр буенча – 2 тапкыр. Республикада  11 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда – 4 янгын, каралтыда– 1 янгын, мунчада – 3 янгын, бакча йортында – 1 янгын.  

2018 елда 5 февральдә 15-20 м/с бик көчле көньяк җил, урыны белән 25м/с кадәр исү белән, кар һәм юеш кар, бозлы яңгыр буларак каты явым-төшем, 500 метрга кадәр һәм аннан да кимрәк күренүчәнлек начарлану буларак хәтәр метеорологик күренешләр көтелә. Барлык муниципаль районнарга зур чараларны ачык һавада үткәрүдән, шулай да балаларны ерак араларга йөртүдән баш тартырга тәкъдим ителә. Федерация һәм республикага ия булган  автомобиль юлларын чистартуга 761 кар чистарту техникасы берәмлеге тартылган.


4
февраль, 2018 ел
якшәмбе

Рөстәм Нигъмәтуллин: иң мөһиме — хәлне мониторинглау, килеп чыга торган авария һәм гадәттән тыш хәлләргә кичектергесез җаваплауга көчләр һәм чаралар әзер булып тору, шәһәр ара транспортның һәм мәктәп автобусларының  хәрәкәте, торак хуҗалыгы һәм энергетика объектлары артыннан уяу контроль. ТР КСЧПБ ның планнан тыш утырышында республика җитәкчелеге республика идарәчеклекләренә һәм җирле администрацияләргә мондый максат куйган.

Татарстан Республикасы буенча Русия ГТХМ Баш идарәсенең идарә итү органнары һәм көчләре "ЮГЫР ӘЗЕРЛЕК" режимында эшли. Ярдәм итүгә 144 ашыгыч медицина ярдәме бригадасы, 33 ГИБДД экипажы, 46 күчмә ягулык салу станциясе, шулай да бигрәк авыр юл һәм климат шартларында кулланыр өчен җиһазландырылган 6 махсус техника берәмлеге әзер булып тора.

Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе мәгълүматлары буенча 2018 елда кич белән 4 февральдә, төнлә һәм көндез 5 февральдә актив фронталь бүлекләр үткән вакытта Татарстан Республикасында һәм Казан шәһәрендә көтелә: 

 


3
февраль, 2018 ел
шимбә

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 48 тапкыр ярдәмгә чыккан. Шул исәптән чүп-чарны сүндерергә 3 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 16 тапкыр, кыска ялганыштан – 2 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 3 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 7 тапкыр. Республикада  12 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда – 6 янгын, каралтыда– 4 янгын, куланышта булмаган биналарда – 1 янгын, бакча йортында – 1 янгын. 


2
февраль, 2018 ел
җомга

Бүген ГИМС инспекторлары Кама елгасында Мамадыш муниципаль районы Соколка һәм Яңа Кама Аръягы торак пунктлары арасында рөхсәтсез боз кичү районында бердәм рейд үткәрделәр. Рейд вакытында ДПС инспекторлары рәхсәтсез кичү аркылы чыкмакчы булган биш машинаны туктаткан. Бозда һәлакәтләрне булдырмас өчен Кама елгасында бу җир ГИМС хезмәткәрләренең сак күзәтүе астында.

Бүген Татарстан Республикасы буенча Русия ГТХМ Баш идарәсенең актлар залында Татарстан башкаласының югары һәм урта уку йортларының 7 төркеме җыелды. Быел "Кеше факторына" 21 катнашучы килгән. Һәрбер төркемдә өчәр кеше. Русия ГТХМ оештырган "Кеше факторы" Бөтенрусия ярышлары Русия ГТХМ ның Ашыгыч психология ярдәме үзәге ярдәмендә инде өченче ел үткәрелә. Проектның максаты — яшьләрне һәлакәтләрдә, яралану вакытларда һәм гомергә һәм сәламәтлеккә яный торган башка хәлләрдә гражданнарга психологик ярдәм һәм беренче ярдәм күрсәтергә өйрәтү. Алар психологик ярдәм һәм беренче ярдәм күрсәтү буенча теоретик һәм практик белемне яхшы аңлап җиткерергә булыша.

Ялгыз, карт гражданнар, күп балалы гаиләләр тору урыннары — тагын ГТХМ хезмәткәрләренең игътибар үзәгендә. Практика күрсәткәнчә, нәкъ түбән температура шартларында торак секторда янгыннарның һәм януларның саны арта. Яшел Үзәндә янгынга каршы хезмәт хезмәткәрләре һәм социаль яклау эшчеләре идарәара рейдларны еш үткәрә. Профилактика рейдларның төп максаты — җәза бирергә түгел, ә янгын иминлеге кагыйдәләрен үтәмәү нәрсәгә китерә алганны күрсәтергә һәм аңлатырга.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International