Бөтенрусия янгын сүндерү һәм коткару спорт ярышларының өч зачетында беренче көн нәтиҗәләре буенча җиңүчеләр бүләкләнде. Пьедесталда Татарстан спортчылары да бар
2018 елның 15 феврале, пәнҗешәмбе
Барлык җиңүчеләргә һәм приз алучыларга медальләр, грамоталар һәм истәлекле бүләкләр бирелде. Спортчыларга лаеклы бүләкләрне ТР буенча Русия ГТХМ Баш идарәсенең җитәкчелеге, иҗтимагый оешмаларның вәкилләре һәм спорт ветераннары бирде.
Россия ГТХМ Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсенең су объектларында кеше иминлеге бүлеге башлыгы Регина Гаязова бүген «Татар-Информ» мәгълүмат агентлыгында узган брифингта боз эрү чорындагы су объектларындагы хәлләр турында сөйләде.