6 февральдә сәгать 10 нан Яшел Үзән муниципаль районында Яшел Үзән шәһәре —Карамалы Тау поселогы арасында 3,5 тонна авырлыгына кадәр йөрергә рөхсәт ителгән автотранспорт өчен боз кичүнең эше дәвам иттерелгән.
2018 ел 6 февраль 9.00 гә юлларда хәл тотрыклы, контроль астында тора. Автомобиль тыгылулары юк. Республика аэропортлары гадәттәге режимда эшли. Электр белән тәэмин итүне аварияле туктату теркәлмәгән. Татарстан Республикасында начар метеорологик күренешләр комплексы үтү белән бәйле хәл тотрыклыланган.
Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 47 тапкыр ярдәмгә чыккан. Шул исәптән чүп-чарны сүндерергә 2 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 12 тапкыр, кыска ялганыштан – 2 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 2 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 16 тапкыр, башка сәбәпләр буенча – 1 тапкыр. Республикада 5 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда– 4 янгын, каралтыда – 1 янгын.
18.00 гә электр белән тәэмин итү тулысынча кайтарылган. 16.30 дан "Казан" халыкара аэропорты гадәттәге режимда эшли, 7 авиарейс туктатылган булып тора. Юлларда хәл тотрыклы, контроль астында тора. Автомобиль тыгылулары юк.
16.30 дан "Казан" халыкара аэропорты гадәттәге режимда эшли. 18.00 гә электр белән тәэмин итү тулысынча кайтарылган. 2 боз кичүнең эше туктатылган.
Һәлакәт Чистай районы Данауровка авылында ярда булган.Мәктәптән соң дүрт бала яр буенда йөргән иде. Бер заман тугызынчы сыйныф укучысы ялгыш басып, аска яр төбенә төшеп китә башлаган. Аның артыннан кар өеме ычкынган һәм малайны каплаган.
Сәгать 16.00 гә прогноз кар һәм юеш кар буларак каты явым-төшем өлешендә дөрескә чыкты, республиканың көнбатыш һәм үзәк якларда 22 м/с тәшкил итте. Юлларда хәл тотрыклы, контроль астында. Автомобиль тыгылулары юк. 20 районда мәктәп автобусы рейслары бөтенләй туктатылган.
5 февральдә 10.27 дә "Казаноргсинтез" территориясендә яну турында хәбәр килгән. Урынга янгын сүндерү һәм коткару бүлекләре килде. 10.45 тә трубопроводта факел яну бетерлде. Зыян күрүче юк. Җитештерү процессы бозылмаган. Әйләнә-тирә мохитка зыян (шул исәптән атмосферага хәтәр химия матдәләр чыгу) юк.
Сәгать 12.00 гә прогноз кар һәм юеш кар буларак каты явым-төшем өлешендә дөрескә чыкты, республиканың көнбатыш һәм үзәк якларда 22 м/с тәшкил итте. "Казан" халыкара аэропортында 10 авиарейс тоткарланган (818 кеше). 2018 елның 5 февралендә сәгать 12.00 гә 6 365 кешелек 37 торак пунктта электр белән тәэмин итү тукталган.
Вакыйга урынына Кукмара янгын сүндерү һәм коткару гарнизонының оператив төркеме чыккан. Ятканнарның эвакуациясе планлаштырылмый. Төзәтү эшләре оештырылган.