Ялгыз, карт гражданнар, күп балалы гаиләләр тору урыннары — тагын ГТХМ хезмәткәрләренең игътибар үзәгендә. Практика күрсәткәнчә, нәкъ түбән температура шартларында торак секторда янгыннарның һәм януларның саны арта. Яшел Үзәндә янгынга каршы хезмәт хезмәткәрләре һәм социаль яклау эшчеләре идарәара рейдларны еш үткәрә. Профилактика рейдларның төп максаты — җәза бирергә түгел, ә янгын иминлеге кагыйдәләрен үтәмәү нәрсәгә китерә алганны күрсәтергә һәм аңлатырга.
Идел елгасында "Газовик" санаториесеннән Югары Ослан т. п. кадәр бозда җылулар килеп чыккан. Бу алты хәтәр урын. Бозда һәлакәтләрне булдырмас өчен ГТХМ хезмәткәрләре балыкчыларны бозда снегоходта яисә җәяү йөргән вакытта игътибарлы булырга сорыйлар, һәм һичкайчан машиналарда бозга чыкмаска.
Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 36 тапкыр ярдәмгә чыккан. Шул исәптән чүп-чарны сүндерергә 1 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 10 тапкыр, кыска ялганыштан – 1 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 3 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 15 тапкыр. Республикада 3 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда– 1 янгын, мунчада – 2 янгын.
31 гыйнварда Карабаш поселогында ОФПС-2 21 нче янгын сүндерү һәм коткару бүлегенең базасында автомобиль транспортта гадәттән тыш хәлне бетергәндә авария-коткару эшләрен үткәрү буенча ярышларның беренче этабы үтте. Анда 2 нче отрядның 13 төркеме катнашты. Алар Татарстанның бөтенләй диярлек көньяк-көнчыгышын вәкил иткән. Беренче өлеш тактика, техника, медицина хәзерлеге һәм хезмәт саклау буенча сораулар буенча төркем катнашучыларның теоретик белемен тикшерүдән торган. Практик өлеш — ул катнашучыларның практик белемен сынау.
Татарстан Республикасы Федераль янгынга каршы хезмәтнең 8 нче отрядында психологик ял алу бүлмәсен 2012 елда җаһазландырганнар. Башта ул минималь мебель күләме белән кечкенә кабинет булган иде. Әмма вакытлы финанслау һәм махсус программаларны тормышка ашыру аркасында озакламый монда иң яңа җиһазлар һәм техника килеп чыкты. Хәзер бу хезмәткәрләрнең психоэмоциональ ял алуы өчен барлык кирәкле җиһазлары куелган чын бүлмә.
Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 23 тапкыр ярдәмгә чыккан. Шул исәптән чүп-чарны сүндерергә 2 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 3 тапкыр, кыска ялганыштан – 1 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 1 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 9 тапкыр. Республикада 4 янгын очрагы теркәлгән. Каралтыда – 2 янгын, мунчада – 1 янгын, гаражда – 1 янгын.
2018 елда 6 гыйнварда Минзәлә районы Воровский ис. Совхоз поселогында бер өйдә янгын килеп чыгып, өч кешенең, шул исәптән ике баланың, гомерен өзгән. Шундый очраклар кабатлануны булдырмас өчен, шулай да халыкны янгын иминлеге чараларына өйрәтү максаты белән Дәүләт янгын күзәтү хезмәткәрләре халык белән очрашу һәм җыелу чикләрендә профилактика эшен үткәрәләр.
Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 45 тапкыр ярдәмгә чыккан. Шул исәптән чүп-чарны сүндерергә 2 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 19 тапкыр, кыска ялганыштан – 2 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 3 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 6 тапкыр. Республикада 10 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда – 3 янгын, мунчада – 6 янгын, бакча йортында – 1 янгын.
Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 36 тапкыр ярдәмгә чыккан. Шул исәптән чүп-чарны сүндерергә 5 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 13 тапкыр, кыска ялганыштан – 3 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 1 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 8 тапкыр. Республикада 3 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда – 1 янгын, мунчада – 2 янгын.
Советлар янгын сүндерү хезмәтенең 100 еллыгына багышланган бәйрәм чараларына хәзерләнү Татарстан Республикасы буенча 15 нче федераль янгынга карш хезмәт отрядының составына керә торган янгын сүндерү һәм коткару гарнизоннарының ветераннар советларының рәисләренең җыелышының катнашучылары 26 гыйнварда Мамадыш шәһәрендә 121 нче янгын сүндерү һәм коткару бүлегендә фикер алышкан төп сорауларның берсе булды. Шулай ук җыелышның катнашучылары 2017 ел өчен ветеран оешмаларының эшен нәтиҗәләде һәм 2018 елга бурычлар куйды.