Яхшы гадәттәгечә хөрмәтле кунакларга чәк-чәк һәм истәлекле сувенирлар китерделәр. Парадны Татарстан Республикасы буенча Русия ГТХМ Баш идарәсе башлыгының беренче урынбасары эчке хезмәт полковнигы Таһир Кәримуллин кабул итте. Бүген егетләр һәм кызлар штурм баскычы белән менүдә иң көчлене билгелиячәк. Иртәгә төркемнәр 100 метрлык киртәле юлны йөгерүдә ярышачак.