Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 32 тапкыр ярдәмгә чыккан. Шул исәптән чүп-чарны сүндерергә 2 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 11 тапкыр, кыска ялганыштан – 5 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 1 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 5 тапкыр. Республикада 10 янгын очрагы теркәлгән. Шул исәптән торак секторда – 3 янгын, каралтыда – 1 янгын, мунчада – 4 янгын, транспорт чарада – 1 янгын, башка объектларда – 1 янгын. 1 кеше зыян күргән, 1 кеше коткарылган.
Янгынның сәбәпләре: электр җиһазны кулланган вакытта җайланма кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 4 янгын, мичне кулланган вакытта җайланма кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 5 янгын, башка сәбәпләр буенча - 1 янгын.
Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре - 0 тапкыр чыктылар.
Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга – 2 тапкыр чыктылар.
Эзләү–коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 4 тапкыр чыктылар. Шул исәптән ишекләрне ачу буенча – 2 тапкыр, башка сәбәпләр буенча – 2 тапкыр. Профилактика эшләренә – 5 тапкыр.
18.02.2018 ел 02.24 Казан шәһәре, Яңа - Савин районы, Амирхана проспекты, 107 нче йорт, фатир.
Тугыз катлы торак йортта дүртенче каттагы фатирда ут чыкты. Мәйданы 2 кв.м. Янгын нәтиҗәсендә, 1940 елгы хатын – кыз зыян күрде, төрле тән җәрәхәтләре белән аны 7 нче клиник хастаханәсенә озаттылар. Янгынның сәбәбе - электр җиһазны кулланган вакытта җайланма кагыйдәләрен дөрес үтәмәү.
18.02.2018 ел 19.07 Түбән Кама шәһәре, Бызов урамы, 26 нчы йорт, фатир.
Биш катлы күпфатирлы йортта дүртенче каттагы фатирда ут чыкты. Мәйданы 15 кв.м. Янгын нәтиҗәсендә, 1946 елгы ир-ат коткарылды. Янгынның сәбәбе - электр җиһазны кулланган вакытта җайланма кагыйдәләрен дөрес үтәмәү.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:
• Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә
• Яткан җирдән тәмәке тартмаска
• Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга
• Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска
• Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска
• Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә
• Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска
Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.
ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең “Ышаныч телефоны” 8 (843) 227-46-96