Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 33 тапкыр ярдәмгә чыккан. Шул исәптән чүп-чарны сүндерергә 2 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 7 тапкыр, кыска ялганыштан – 2 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 7 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 11 тапкыр. Республикада 3 янгын очрагы теркәлгән. Шул исәптән мунчада– 2 янгын, транспорт чарада – 1 янгын.
Форум Татарстан Республикасы муниципаль районнарындагы ОСВОД бүлекләренең рәисләрен туплаган. Чарада шулай ук ГИМС үзәгенең хезмәткәрләре катнашты, ә видеоконференция элемтәсе режимында — республиканың янгын сүндерү һәм коткару гарнизоннарының җитәкчеләре. ТР ГТХМ җиһазландырылган пляжлар санын арттыру, имин тибындагы шәхесне формалаштыру, иминлек культурасын арттыру турында тәкъдиме белән чыгыш ясый.
Хөрмәтле гражданнар! Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсенең мәгълүматлары буенча: кич белән 15 мартта, төнлә һәм көндез 16 мартта Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда көтелә: көчле кар, 500-1000 метрга кадәр һәм аннан да кимрәк күренүчәнлек белән буран, 15-20 м/с (Казанда — 18 м/с) кадәр көчле көньяк-көнбатыш талгын җил, урыны белән бозлавык, юлларда кар көртләре һәм каты бозлавык.
Федераль янгынга каршы хезмәтенең беренче отрядының уку-күнегү полигонында отрядның янгын сүндерү һәм коткару бүлекләрнең нәүбәт каравыллары арасында көчләрне һәм чараларны җәелдерү буенча ярышлар үтте. Бишәр кешедән торган 52 нәүбәт каравылы катнашты. Барлыгы 270 кеше кушылды. Ярышлар өч этапта уза. ПСЧ-93 4 каравылы ярышларның лидеры булды.
Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 36 тапкыр ярдәмгә чыккан. Шул исәптән чүп-чарны сүндерергә 1 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 13 тапкыр, кыска ялганыштан – 2 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 1 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 11 тапкыр. Республикада 6 янгын очрагы теркәлгән. Шул исәптән шәхси йортта – 1 янгын, мунчада– 1 янгын, транспорт чарада – 1 янгын, авыл хуҗалыгы җирләрендә һәм башка ачык территорияләрдә – 1 янгын, башка объектларда – 1 янгын.
Хөрмәтле гражданнар! Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсенең мәгълүматлары буенча көндез 15 мартта Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән 18 м/с кадәр исүләр белән көньяк-көнбатыш җил көчәю һәм буран көтелә.
Бу көндә Тау Иле урта гомумбелем мәктәбе профилактик әңгәмә өчен беренче объект булды. Шәмәк мәктәбе профилактик эшнең икенче объекты булды. Шулай ук имин тәртип культурасына балаларны өйрәтү Тәкәнеш урта гомумбелем мәктәбендә һәм Түбән Тәкәнеш балалар бакчасында узды. Объектларның балаларын һәм хезмәткәрләрен эвакуацияләү буенча практик күнегүләрсез дә булмады.
Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 46 тапкыр ярдәмгә чыккан. Шул исәптән чүп-чарны сүндерергә 8 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 10 тапкыр, кыска ялганыштан – 1 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 2 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 15 тапкыр. Республикада 5 янгын очрагы теркәлгән. Шул исәптән торак йортта – 3 янгын, каралтыда – 1 янгын, башка объектларда – 1 янгын.
Статистика буенча янгын сүндерү бүлекләренең барлык хәрби чыгуларының 20% юл-транспорт һәлакате нәтиҗәләрен бетерүгә туры килә. ТР буенча Федераль янгынга каршы хезмәт бүлекләре арасында иң яхшы төркем исеменә 11 иң яхшы төркем көрәшкә кушылды. Ярыш шартлары буенча һәр төркем шартлы юл-транспорт һәлакәтенә эләккән автомобильдән зыян күрүчеләрне тиз һәм дөрес рәвештә чыгарып, аларга беренче медицина ярдәмен күрсәтергә тиеш иде. Ярыш нәтиҗәләре буенча иң яхшы нәтиҗәне 2 нче отрядның 77 нче янгын сүндерү һәм коткару бүлегенең (Әлмәт районы) янгын сүндерүчеләре күрсәттеләр.
Русия ГТХМ системасында Иминлек культурасы елының чараларында балалар ут белән уйнавы аркасында янгыннарны булдырмау һәм балалар янгыннарда үлүне һәм яралануны кисәтү максатыннан чыгып, Мөслим гимназиясендә укучылар өчен шундый темаларга иминлек дәресе үткәрелде: "янгын иминлеге" һәм "гадәттән тыш хәлләр очрагында гамәлләр". Барлык теләүчеләр янгын сүндерүченең хәрби киемен киеп карадылар, ә дәрес ахырында балалар истәлеккә гомуми фотография өчен җыелды.