Бүген Кама елгасында Алабуга муниципаль районында Покровское — Красный ключ авылларының һәм Мамадыш муниципаль районында Соколка — Новозакамск торак пунктларының өлешендә боз кичүләрнең эше тукталды. Уртача тәүлек температура артты, боз структурасы үзгәрде, аның ныклыгы кимеде, шулай ук кичүләрдә җебегән су барлыкка килгән. Идел елгасында Аракчино — Югары Ослан һәм Яшел Үзән — Карамалы Тау өлешләрендә калган боз кичүләр хәрәкәт өчен 2 апрельдә иртәдән ябылачак.