Яр Чаллы шәһәре 112 хезмәтенең Чакыруларны эшкәртү үзәгенең хезмәткәрләре ГТХМ ЗПСО-6 коткаручылары һәм Яр Чаллы бүлегенең ГИМС инспекторлары белән бергә шәһәрнең 55 нче урта гомумбелем мәктәбенең балалары өчен ачык ишекләр көнен оештырдылар. ГТХМ хезмәткәрләре балалар белән су объектларында имин тәртип кагыйдәләре буенча профилактик әңгәмә уздырдылар, боз астына төшеп киткән кешегә ничек ярдәм итәргә сөйләделәр һәм күрсәттеләр. Ә урамда коткаручылар үзләренең коткару техникасын җәйделәр һәм төрле гидравлик җиһазлар күрсәттеләр.