Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 37 тапкыр ярдәмгә чыккан. Шул исәптән чүп-чарны сүндерергә 1 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 12 тапкыр, кыска ялганыштан – 2 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 3 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 13 тапкыр. Республикада 3 янгын очрагы теркәлгән. Шул исәптән шәхси йортта – 2 бакча йортында – 1 янгын. 1 кеше коткарылган, 1 кеше һәлак булган.
Янгынның сәбәпләре: электр җиһазны кулланган вакытта җайланма кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 2 янгын, мичне кулланган вакытта җайланма кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын.
Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре - 2 тапкыр чыктылар.
Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга чыкмадылар.
Эзләү–коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 2 тапкыр чыктылар. Шул исәптән юл – транспорт һәлакәтенә – 1 тапкыр, башка сәбәпләр буенча– 1 тапкыр. Профилактика эшләренә – 7 тапкыр.
27.03.2018 ел 18.10 Минзәлә шәһәре, Красноармейск урамы, йорт.
Бер катлы бүрәнәле торак йортта бүлмәдә ут чыкты. 14 кв.м. мәйданында җиһаз һәм әйберләр янды. Янгын сүндерүчеләр, 1926 нчы елгы хатын – кызны коткарды, төтен белән агулану сәбәпле аны хастаханәгә озаттылар. Янгынны сүндергән вакытта коткаручылар, 1959 елгы ир- ат мәетен тапты. Фаҗиганең сәбәбе – электр җиһазны кулланган вакытта җайланма кагыйдәләрен дөрес үтәмәү.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:
• Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә
• Яткан җирдән тәмәке тартмаска
• Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга
• Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска
• Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска
• Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә
• Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска
Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.
ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең “Ышаныч телефоны” 8 (843) 227-46-96