Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 29 тапкыр ярдәмгә чыккан. Шул исәптән чүп-чарны сүндерергә 4 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 10 тапкыр, кыска ялганыштан – 1 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 0 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 6 тапкыр. Республикада 5 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда – 2 янгын, каралтыда – 2 янгын, башка объектларда – 1 янгын.
Биектау муниципаль районы буенча күзәтү һәм кисәтү бүлегенең профилактик эшчәнлегенең төп юнәлешләренең берсе балалар белән эшләү булып тора. Бүлекнең өлкән инспекторы Аликов Егор Иванович Шәпше урта гомуми белем мәктәбендә булды. Аннары инспектор янгын иминлеге белемен тәрбияләү буенча эшен Коркачык урта мәктәбендә дәвам итте.
Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 51 тапкыр ярдәмгә чыккан. Шул исәптән чүп-чарны сүндерергә 6 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 16 тапкыр, кыска ялганыштан – 2 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 3 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 13 тапкыр. Республикада 6 янгын очрагы теркәлгән. Шул исәптән күпфатирлы йортларда – 4 янгын, мунчада– 1 янгын, башка объектларда – 1 янгын.
Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 34 тапкыр ярдәмгә чыккан. Шул исәптән чүп-чарны сүндерергә 7 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 12 тапкыр, кыска ялганыштан – 1 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 3 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 1 тапкыр, башка сәбәпләр буенча – 1 тапкыр. Республикада 6 янгын очрагы теркәлгән. Шул исәптән шәхси йортта– 1 янгын, бакча йортында – 1 янгын, гаражда – 1 янгын, башка бинада – 1 янгын, каралтыда – 1 янгын, мунчада – 1 янгын.
Казандагы котельная җир тотрыклы булмыйча котельная фундаменты күзгалганга күрә җимерелгән. 60 кв. м мәйданында бинаның урта өлеше һәм түбәсе җимерелгән. Сәгать 17.00 гә җылы үткәргечнең 700 метрыннан 300 метры куелган. 21 кешедән торган 7 эретеп ябыштыручылар бригадасы эшли.
Җылысыз калган торак йортларның керүләрендә яшәүчеләрне җылытыр өчен җылыту пушкаларын китерү һәм кую эшләре үткәрелә. Хәзерге вакытта 5 җылыту пушкасы куелган. Электр чыбыклары иске булганга күрә тагын 28 җылыту пушкасын тоташтырыр өчен 10 генератор сатып алу һәм китерү турында карар кабул ителде. Торгызу эшләренең күләмен исәпкә алып, резерв схема буенча система эшчәнлекне торгызу вакыты 2018 ел 18 март сәгать 2.00 гә төзәтелгән.
Казан шәһәрендә торак йортларда җылылык белән тәэмин итү тукталуга китергән котельная авариясе хәлен бүген ТР Гадәтттән тыш хәлләр һәм янгын иминлеге комиссиясенең планнан тыш утырышы вакытында фикер алышынды. ТР КЧС ПБ утырышы Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары, комиссия рәисенең беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин рәислегендә узган иде. Утырыш эшендә шулай ук ТР буенча РФ ГТХМ Баш идарәсенең башлыгы эчке хезмәт генерал-лейтенанты Рафис Хәбибуллин һәм Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры Ирек Фәйзуллин катнаштылар.
Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 48 тапкыр ярдәмгә чыккан. Шул исәптән чүп-чарны сүндерергә 5 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 10 тапкыр, кыска ялганыштан – 6 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 2 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 12 тапкыр, башка сәбәпләр буенча – 5 тапкыр. Республикада 4 янгын очрагы теркәлгән. Шул исәптән шәхси торак секторда – 1 янгын.
2018 елда 17 мартта Казан шәһәрендә котельная бинасының урта өлеше һәм түбәсе өлешчә җимерелеп (иске бина), газ җиһазы ватылды. Җылылык белән тәэмин итү тукталган зонада 1 589 кеше яши торган 12 биш катлы йорт урнашкан. 52 җылылык пушкалары кулланылырга әзер булып тора. Җылыткыч суыну вакыты 21 сәгать тәшкил итә (-13 градус температурасында).
Сайлаулар үткәрү урыннарындагы нәүбәт өчен барлыгы 2 547 кеше эшләтеләчәк. Гомумән алганда, сайлаулар урыннарында иминлек тәэмин итү һәм мөмкин гадәттән тыш хәлләргә җаваплау өчен көчләр һәм чаралар җитәрлек, Татарстан Республикасы янгын сүндерү һәм коткару территориаль гарнизонының бүлекчәләре куллану буенча әзер.