Кемеровода "Зимняя вишня" сәүдә һәм күңел ачу үзәгендә һәлакәт һәм анда кешеләрнең массакүләм үлүе сәбәпле республикада махсус янгын сүндерү тактик укулар үтте. Тәүлек буе кешеләр күп була торган объектларда үткән укуларда янгын сүндерү һәм коткару гарнизоннарның нәүбәт каравыллары һәм дәүләт янгын күзәтчелегенең хезмәткәрләре катнашты. Аерым игътибар автоматик янгынга каршы саклау системаларының булуына һәм төзеклегенә, янгын килеп чыкканда персонал гамәлләрне белүгә юнәлтелде.