Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 38 тапкыр ярдәмгә чыккан. Шул исәптән чүп-чарны сүндерергә 3 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 13 тапкыр, кыска ялганыштан – 3 янгын, ризыкның көю аркасында – 4 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 9 тапкыр. Республикада 4 янгын очрагы теркәлгән. Шул исәптән шәхси йортта – 2 янгын, күпфатирлы йортларда – 2 янгын.
Янгынның сәбәпләре: электр җиһазны кулланган вакытта җайланма кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 2 янгын, ут белән саксыз эш итүдән – 1 янгын, ут төртүдән – 1 янгын.
Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре – 1 тапкыр чыктылар.
Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга чыкмадылар.
Эзләү–коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 2 тапкыр чыктылар. Шул исәптән ишекләрне ачу буенча – 1 тапкыр, башка сәбәпләр буенча– 1 тапкыр. Профилактика эшләренә – 8 тапкыр.
03.04.2018 ел 17.18 Бөгелмә МР, Кудашев авылы, Яшьләр урамы, йорт.
Бер катлы шәхси торак йортта ут чыкты. Мәйданы 56 кв.м. Янгынны сүндергән вакытта коткаручылар, 1969 елгы ир-ат мәетен тапты. Фаҗиганең сәбәбе – ут төртү.
03.04.2018 ел 18.08 Яр Чаллы шәһәре, Сидоровка авылы, Гагарин урамы, 5 «А» йорты, фатир.
Тугыз катлы торак йортта тугызынчы каттагы ике бүлмәле фатирда аш бүлмәсендә ут чыкты. 1 кв.м. мәйданында телевизор һәм түбә янды. Янгын нәтиҗәсендә, 1983 елгы ир-ат зыян күрде, төрле тән җәрәхәтләре белән аны хастаханәгә озаттылар. Янгынның сәбәбе - электр җиһазны кулланган вакытта җайланма кагыйдәләрен дөрес үтәмәү.
Су басу куркынычы янаганда түбәндәгеләрне истә тотыгыз:
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:
• Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә
• Яткан җирдән тәмәке тартмаска
• Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга
• Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска
• Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска
• Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә
• Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска
Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.
ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең “Ышаныч телефоны” 8 (843) 227-46-96