Коткаручылар һәм Казан шәһәренең ОСВОД хезмәткәрләре ялгыз карт гражданнар һәм инвалидлар тора торган шәхси секторны язгы чорда аларга кар җыештырырга ярдәм күрсәтү максаты белән әйләнеп йөриләр, шул рәвешле, алар базларны су басудан, ә өй түбәсен юеш кар авырлыгы астында ишелүдән саклыйлар. Шулай ук коткаручылар бу изге эшкә иреклеләр булып барган "Сәясәт һәм экологик иминлек" кафедрасында белем ала торган КМТТУ студентларын чакырганнар.