ЯҢАЛЫКЛАР


27
март, 2018 ел
сишәмбе

2018 елда 27 һәм 28 мартта, бөтен республика буенча региональ, җирле һәм локаль белдерү системаларының, шул исәптән сиреналы җайланмалар һәм сиреналы сөйләм  җайланмаларын куллану белән гадәттән тыш хәл барлыкка килү янавы турында яисә аның барлыкка килүе турында халыкны кичекмәстән белдерү комплекслы системасының тикшерүләре үтәчәк.

Бу хакта бүген Татарстан Республикасы буенча Русия ГТХМ Баш идарәсенең су объектларында кешеләрнең иминлеге бүлеге башлыгы Юрий Венедиктов брифинг вакытында хәбәр итте. Брифинг темасы: "2018 елдагы язгы ташкын чоры һәлакәтсез үтү һәм яз вакытында бозда гражданнарның иминлеген тәэмин итү". Ул бүген ТР Министрлар Кабинетында үтте. ММЧ вәкилләре белән очрашуда шулай ук Татарстан Республикасы ГТХМ министры урынбасары Николай Суржко һәм ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсенең Гидрометцентр үзәгенең җитәкчесе Феликс Гоголь катнаштылар.

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча  42 тапкыр ярдәмгә чыккан. Шул исәптән чүп-чарны сүндерергә 6 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 11 тапкыр, кыска ялганыштан – 3 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 1 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 13 тапкыр. Республикада 6 янгын очрагы теркәлгән.  Шул исәптән күпфатирлы йортларда – 1 янгын, вагонда – 1 янгын, мунчада – 1 янгын, машинада – 1 янгын, башка объектларда – 1 янгын. 2 кеше зыян күрде.


26
март, 2018 ел
дүшәмбе

Тулы тамашачылар залларында һәм мәктәп укучыларның яңгырашлы алкышлары белән Үзән районында Баталов исемендәге Бөгелмә дәүләт рус драма театрының тамашалары узды. Васильево һәм Яшел Үзән балаларының хөкеменә Бөгелмә артистларының иҗади коллективы Ольга Гаврилованың "Бөек һәм хәтәр" пьесасы буенча әкият-клоунада күрсәтте.

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча  43 тапкыр ярдәмгә чыккан. Шул исәптән чүп-чарны сүндерергә 4 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 13 тапкыр, кыска ялганыштан – 2 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 2 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 15 тапкыр. Республикада  7 янгын очрагы теркәлгән.  Шул исәптән шәхси йортта – 2 янгын.


25
март, 2018 ел
якшәмбе

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 47 тапкыр ярдәмгә чыккан. Шул исәптән чүп-чарны сүндерергә 1 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 18 тапкыр, кыска ялганыштан – 2 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 3 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 13 тапкыр. Республикада  5 янгын очрагы теркәлгән.


24
март, 2018 ел
шимбә

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 30 тапкыр ярдәмгә чыккан. Шул исәптән чүп-чарны сүндерергә 2 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 11 тапкыр, кыска ялганыштан – 3 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 1 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 6 тапкыр, башка чакырулар буенча – 1 тапкыр. Республикада  8 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда – 4 янгын, күпфатирлы йортларда – 1 янгын, вагонда, палаткада – 1 янгын, гаражда – 1 янгын, башка объектларда – 1 янгын.   Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 30 тапкыр ярдәмгә чыккан. 


23
март, 2018 ел
җомга

Ташкын сулары имин узу буенча барлык кирәкле эшләрне оештырырга, — шундый бурычны бүген комиссия утырышы вакытында Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары, Татарстан Республикасы КЧС ПБ рәисе Рөстәм Нигъмәтуллин Татарстан Республикасының муниципаль берәмлекләрнең башкарма комитетларының башлыкларына тапшырды. Утырышта Татарстан Республикасы ГТХМ министры урынбасары Николай Суржко чыгыш ясады. 

Бүген Казан коткаручылары һәм Казан шәһәре Башкарма комитеты карамагындагы Гражданлык саклау идарәсе язгы ташкын вакытында начар нәтиҗәләрне киметүгә юнәлгән планлы чараларны үткәрергә башлады. Комиссия Казан шәһәре Совет районы Чебакса авылы янында мелиоратив буа хәлен тикшерде, ә Казан коткаручылары горводоканал эшчеләре белән бергә суүткәргеч торбаларның башларын боздан һәм кардан чистартуны үткәрделәр һәм су астында урнашкан торбаның үткәрү сәләтен тикшерделәр.

Дәүләт Советы утырышында 2010-2017 еллар нәтиҗәләре буенча гражданнар оборонасы, янгын иминлеге, халыкны һәм территорияләрне гадәттән тыш хәлләрдән саклау чараларын үтәү турында доклад тыңланды. Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин билгеләп үткәнчә, РФ Дәүләт Думасы федераль башкарма хакимият структураларының бүлекчәләренең җитәкчеләрен төбәкләрдә тыңларга карар кабул ителде. Чыгышлары тәмамланганда депутатлар докладчыларга сораулар бирделәр. Доклад буенча фикер алышуда шулай ук депутатлар Артем Прокофьев, Татьяна Воропаева, Илдус Касыймов катнаштылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International