Бозда имин тәртип кагыйдәләрен аңлаталар һәм өйрәтәләр

2018 елның 10 апреле, сишәмбе

Мамадыш шәһәренең "Ландыш" балалар бакчасының балалары ТР ГТХМ карамагындагы ТР эзләү-коткару хезмәтенең 5 нче зональ эзләү-коткару отрядының коткаручыларыннан язгы бозга чыгарга куркыныч булганны белделәр, боз астына төшеп киткән кешене коткару буенча практик тәҗрибә алдылар. 3 нче зональ эзләү-коткару отрядының коткаручылары Алексеевск районы 3 нче урта мәктәбендә ачык дәрестә укучыларга янгын иминлеге, елгаларда ташкын чорында тәртип кагыйдәләре турында сөйләделәр, үзләренең һөнәр эше турында фильм күрсәттеләр. 1 нче һәм 2 нче зональ эзләү-коткару отрядларының коткаручылары да балыкчылар белән зур эш үткәрәләр. Көн саен иртән коткаручылар бозга күп балыкчы чыга торган урыннарны әйләнеп чыга һәм алар белән профилактик әңгәмә үткәрәләр һәм тематик истәлекләр өләшәләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International