Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 49 тапкыр ярдәмгә чыккан. Шул исәптән чүп-чарны сүндерергә 1 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 18 тапкыр, кыска ялганыштан – 3 янгын, ризыкның көю аркасында – 4 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 15 тапкыр, башка сәбәпләр буенча – 1 тапкыр. Республикада 5 янгын очрагы теркәлгән. Шул исәптән күпфатирлы йортларда – 3 янгын, шәхси йортта – 2 янгын. Янгынның сәбәпләре: электр җиһазны кулланган вакытта җайланма кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 3 янгын, мичне кулланган вакытта җайланма кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, ут белән саксыз эш итүдән – 1 янгын.
Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре – 1 тапкыр чыктылар.
Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга - 2 тапкыр чыктылар.
Эзләү–коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 11 тапкыр чыктылар. Шул исәптән ишекләрне ачу буенча – 3 тапкыр, башка сәбәпләр буенча– 8 тапкыр. Профилактика эшләренә – 14 тапкыр.
09.04.2018 ел 18.08 Яшел Үзән шәһәре, Шустов урамы, 4 нче йорт, фатир.
Алты катлы торак йортта дүртенче каттагы бер бүлмәле фатирда ут чыкты. 21 кв.м мәйданында җиһаз һәм көнкүреш техника янды. Янгын нәтиҗәсендә, 1983 елгы ир-ат зыян күрде. Махсус коткару җиһазы белән янгын коткаручылар югары каттан 5 кешене коткарды. Янгынның сәбәбе - электр җиһазны кулланган вакытта җайланма кагыйдәләрен дөрес үтәмәү
Су басу куркынычы янаганда түбәндәгеләрне истә тотыгыз:
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:
• Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә
• Яткан җирдән тәмәке тартмаска
• Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга
• Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска
• Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска
• Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә
• Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска
Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.
ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең “Ышаныч телефоны” 8 (843) 227-46-96