Тәүлек эчендә Татарстанда 6 янгын чыккан

2018 елның 11 апреле, чәршәмбе

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча  38 тапкыр ярдәмгә чыккан. Шул исәптән чүп-чарны сүндерергә 2 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 11 тапкыр,  кыска ялганыштан – 4 янгын, ризыкның көю аркасында – 4 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 10 тапкыр, башка сәбәпләр буенча – 1 тапкыр. Республикада 6 янгын очрагы теркәлгән.  Шул исәптән торак секторда – 3 янгын, каралтыда – 1 янгын, төрле объектларда – 1 янгын, бакча йортында – 1 янгын.

Янгынның сәбәпләре: электр җиһазны кулланган вакытта җайланма кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 2 янгын,  ут белән саксыз эш итүдән – 3 янгын, башка сәбәпләр буенча – 1 янгын.   

Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре – 1 тапкыр чыктылар.

Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга   - 1 тапкыр чыктылар.   

Эзләү–коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча  13 тапкыр чыктылар. Шул исәптән ишекләрне ачу буенча – 3 тапкыр, юл – транспорт һәлакәтенә – 1 янгын, төрекөмешне җыю буенча – 1 тапкыр,  башка сәбәпләр буенча– 9 тапкыр.  Профилактика эшләренә – 11 тапкыр.  

10.04.2018 ел 10.04 Әлки МР, Иске Матак авылы, Елга урамы, 7 нче йорт

Бер катлы бүрәнәле торак йортта ут чыкты. Мәйданы 30 кв.м. Янгын нәтиҗәсендә, 1933 хатын-кыз һәлак булды. Фаҗиганең сәбәбе – ут белән саксыз эш итү.

10.04.2018 ел 12.57  Кукмара шәһәре,  Комаров урамы, йорт.

Бер катлы кирпеч торак йортта ут чыкты. Мәйданы 30 кв.м. Янгын нәтиҗәсендә, 1935 елгы хатын-кыз һәлак булды. Янгынның сәбәбе - электр җиһазны кулланган вакытта җайланма кагыйдәләрен дөрес үтәмәү.

10.04.2018 ел 14.15 Биектау МР, Биектау авылы,  Станцион урамы.

Тимер профнастилдан ясалган кулланышта булмаган бинада ут чыкты. Мәйданы 4 кв.м. Янгын нәтиҗәсендә, 1975 елгы ир-ат зыян күрде. Янгынның сәбәбе – ут белән саксыз эш итү.

Су басу куркынычы янаганда түбәндәгеләрне истә тотыгыз:

  • көймәне, бауны, баскычны, резин итекләрне, сигнал җайланмаларын әзерләп куегыз;
  • азык – төлек запасын, беренче ярдәм күрсәтү аптечкасын, кирәкле даруларны, кыймәтле әйберләрне һәм кием - салымнарны бинаның, йортның өске катына, чормага, менгерегез;
  • докуметларны су үткәрми торган пакетларга салыгыз;
  • өйдә газны, суны һәм утны сүндерегез, вакытыгыз булса ишекләрне һәм тәрәзәләрне такта белән кадаклап чыгыгыз;
  • мал – туарны алдан әзерләгән урынга күчерегез.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:

•         Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә

•         Яткан җирдән тәмәке тартмаска  

•         Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга

•         Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска

•         Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска

•         Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә

•         Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска

Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.

 ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең “Ышаныч телефоны” 8 (843) 227-46-96

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International