ЯҢАЛЫКЛАР


30
март, 2018 ел
җомга

Алабугада гаилә эчендә генә Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгының янгынга каршы дәүләт хезмәтенең элеккеге 10 нчы отрядының элеккеге башлыгы отставкадагы эчке эшләр полковнигы Галимов Искәндәр Исмәгыйль улын 70 яшьлек юбилее белән хөрмәтләделәр. Ул гомеренең 29 елын янгын сүндерү хезмәтенә багышлаган. Шулай ук Искәндәр Исмагиловичка Татарстан Республикасы буенча Русия ГТХМ Баш идарәсе башлыгының беренче урынбасары Таһир Кәримуллиннан һәм Баш идарәсенең Ветераннар Советының рәисе  Петр Ивановтан котлау сүзләре белән адреслы папка тапшырылды.

Бүген Кама елгасында Алабуга муниципаль районында Покровское — Красный ключ авылларының һәм Мамадыш муниципаль районында Соколка — Новозакамск торак пунктларының өлешендә боз кичүләрнең эше тукталды. Уртача тәүлек температура артты, боз структурасы үзгәрде, аның ныклыгы кимеде, шулай ук кичүләрдә җебегән су барлыкка килгән. Идел елгасында Аракчино — Югары Ослан һәм Яшел Үзән — Карамалы Тау өлешләрендә калган боз кичүләр хәрәкәт өчен 2 апрельдә иртәдән ябылачак.

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча  40 тапкыр ярдәмгә чыккан. Шул исәптән чүп-чарны сүндерергә 1 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 16 тапкыр, кыска ялганыштан – 2 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 4 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 9 тапкыр. Республикада 4 янгын очрагы теркәлгән.  Шул исәптән шәхси йортта – 3 янгын, мунчада– 1 янгын.  


29
март, 2018 ел
пәнҗешәмбе

ГИМС Үзәге Казан инспекторлык бүлегенең хезмәткәрләре 43 нче мәктәп лагерында балалар белән профилактика әңгәмәсен уздырганнар. Балалар шундый кунакларга шат иде, чөнки профессионаллардан нәрсәне дә булса белергә һәм аннары тормышта төрле гадәттән тыш хәлләрдә ярдәм итә ала торган файдалы киңәшләр алырга һәрвакыт кызык. 2018 ел башыннан 157 гомуми белем бирү оешмаларында 690 дәрес үткәрелгән, 20 259 бала урап алынган.

Билгеле булганча, сәүдә үзәгендә өченче катта урнашкан "Балалар дөньясы" кибетенең сервер бүлмәсендә плафонның янусыз кыска ялганышы булган. Бераз төтенләнү барлыкка килгән. Янгын сүндерү бүлекчәләре килгәнче килүчеләр үзәктән эвакуацияләнгән иде. Сервер бүлмәсендә порошок белән автомат янгын сүндерү системасы тиз кабынды. Хәзер сәүдә үзәге гади режимда эшли.

Язгы ташкын узу аркасында зыянны киметү максаты белән 27 мартта Яр Чаллыда № 55 ОФПС-15 янгын сүндерү һәм коткару бүлегенең базасында РСЧС территориаль система астының Яр Чаллы звеносының көчләре һәм чараларының әзерлеге тикшерелде. Смотр катнашучыларының ташкын вакытында авария-коткару эшләрен үткәрер өчен һәм халыкка беренче медицина ярдәмен күрсәтер өчен кирәкле белемен һәм вазифаларын тикшерделәр, шулай да  "досмотрга" һәр бүлекчәнең тиешле кирәк-яраклары һәм җиһазлары күрсәтелде.

Яр Чаллы шәһәре 112 хезмәтенең Чакыруларны эшкәртү үзәгенең хезмәткәрләре ГТХМ ЗПСО-6 коткаручылары һәм Яр Чаллы бүлегенең ГИМС инспекторлары белән бергә шәһәрнең 55 нче урта гомумбелем мәктәбенең балалары өчен ачык ишекләр көнен оештырдылар. ГТХМ хезмәткәрләре балалар белән су объектларында имин тәртип кагыйдәләре буенча профилактик әңгәмә уздырдылар, боз астына төшеп киткән кешегә ничек ярдәм итәргә сөйләделәр һәм күрсәттеләр. Ә урамда коткаручылар үзләренең коткару техникасын җәйделәр һәм төрле гидравлик җиһазлар күрсәттеләр.

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча  48 тапкыр ярдәмгә чыккан. Шул исәптән чүп-чарны сүндерергә 3 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 24 тапкыр, кыска ялганыштан – 1 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 4 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 6 тапкыр, башка сәбәпләр буенча – 2 тапкыр. Республикада 6 янгын очрагы теркәлгән.  Шул исәптән шәхси йортта – 1 янгын, күпфатирлы йортларда – 4 янгын, транспорт чарада – 2 янгын,   башка объектларда  – 1 янгын. 1 кеше коткарылды, 1 кеше һәлак булды, 2 кеше зыян күрде.  


28
март, 2018 ел
чәршәмбе

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча  37 тапкыр ярдәмгә чыккан. Шул исәптән чүп-чарны сүндерергә 1 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 12 тапкыр, кыска ялганыштан – 2 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 3 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 13 тапкыр. Республикада 3 янгын очрагы теркәлгән.  Шул исәптән шәхси йортта – 2 бакча йортында  – 1 янгын. 1 кеше коткарылган, 1 кеше һәлак булган.


27
март, 2018 ел
сишәмбе

Бүген Казанда сәүдә һәм күңел ачу комплексларының Татарстан Республикасы Прокуратурасы җибәргән планнан тыш тикшерүләре башланды. Тикшерү өч ел элек эшли башлаган һәм ГТХМ ягыннан планлы тикшерүне үтмәгән "Горки-парк" сәүдә һәм күңел ачу комплексыннан башланды. Бер көндә 8 000 квадрат метрда урнашкан мондый зур комплексны тикшерергә, әлбәттә, бик кыен. Шуңа күрә бүген комиссия эвакуация чыгуларын һәм эвакуация схемаларын тикшерә башлады.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International