ЯҢАЛЫКЛАР


20
апрель, 2018 ел
җомга

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча  54 тапкыр ярдәмгә чыккан. Шул исәптән чүп-чарны сүндерергә 3 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 21 тапкыр,  кыска ялганыштан – 3 янгын, ризыкның көю аркасында – 2 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 17 тапкыр. Республикада 5 янгын очрагы теркәлгән.  Шул исәптән күпфатирлы йортларда – 1 янгын, шәхси йортларда – 2 янгын, машинада – 1 янгын, кулланышта булмаган бинада– 1 янгын.   


19
апрель, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Ташкын хәлен мониторинглаганда автомобиль юлы уза торган буаның су үткәргеч торба янында су белән туфракның өлешчә юылуы табылды. Юл арасының өлешчә юылу куркынычы бар. Буа җимерелү һәм юл бөтенлеге бозылуын булдырмас өчен юллар йөк транспорты хәрәкәте ябылган. ЮХИДИ посты куелган. Хәлнең иң начар барышы очрагында Күгәрчен авылының ишегалдыларын су белән басу мөмкинлеге бар.

Татарстан Республикасы территориясендә 2 торак пунктларында 14 йорт яны җирләре су басылган килеш калып тора. Биш муниципаль районда 5 түбән күперләрне һәм җирле автомобиль юлының 1 өлешен су баскан.

Бүген Бөтенрусия команда-штаб укуларның өченче ахыргы этабында РСЧС Биектау звеносының хезмәткәрләре табигый янгыннар аркасында чыккан гадәттән тыш хәлләрне бетерү буенча практик гамәлләре эшкәрттеләр. Өйрәнүләрдә Биектау янгын сүндерү һәм коткару гарнизонының көчләре һәм чаралары, табиблар, полиция хезмәткәрләре, транспортчылар, шулай ук Татарстан Республикасы буенча Русия ГТХМ Баш идарәсенең аэромобиль төркемнең шәхси составы эшләтелде.

Әлеге чикләү 2018 елгы FIFA Дөнья футбол чемпионатын үткәргәндә кешеләр гомеренең иминлеген тәэмин итү максатларында кертелә. Аз сыешлы судноларны, шулай ук җилкәнле, ял итү, спорт судноларны, шул исәптән гидроцикллар, байдаркалар, ишкәкле көймәләрне куллануга тыю Казансу елгасының өлешләрендә 16 июньнән 15 июльгә кадәр билгеле бер чорларда билгеләнә.

2018 елда 17 апрельдә оештырылган тантаналы җыелыш бу акция өчен старт булды. Бу ветераннар һәм яшь коллегалар белән җылы, изгелекле очрашуда буыннан-буынга күчү, безнең отрядны кору башында торганнарның язмышы белән кызыксыну хис ителде. Бәйрәм салмак кына залдан уңайлы кафега күчте — монда иңгә-иң торып янгын сүндерү хезмәтендә озак еллар эшләгән кешеләр арасында якын аралашу өчен күбрәк мөмкинлекләр булды.

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча  102 тапкыр ярдәмгә чыккан. Шул исәптән чүп-чарны сүндерергә 17 тапкыр,  коры үлләне сүндерегә – 4 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 57 тапкыр,  кыска ялганыштан – 3 янгын, ризыкның көю аркасында – 2 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 12 тапкыр. Республикада 9 янгын очрагы теркәлгән.  Шул исәптән күпфатирлы йортлардв – 2 янгын, шәхси йортларда – 2 янгын, гаражда – 1 янгын, мунчада – 1 янгын, башка биналарда – 2 янгын, кулланышта булмаган бинада – 1 янгын.   


18
апрель, 2018 ел
чәршәмбе

Янгын сүндерү хезмәтенең ветераннары хезмәт бурычын намус һәм абруй белән башкарган янгын сүндерү һәм коткару бүлекләренә чакырылганнар. Алар өчен экскурсияләр оештырылды, анда алар кораллыка заманча, яңа кабул ителгән авария-коткару техникасы белән таныша алдылар.  Тантаналы шартларда ветераннарга "Совет янгын сүндерү хезмәтенә 100 ел" медальләре тапшырылды.

Бүген Бөтенрусия команда-штаб укуларның икенче этап чикләрендә РСЧС территориаль система астының Яшел Үзән звеносының хезмәткәрләре язгы ташкын аркасында килеп чыккан гадәттән тыш хәлләрне бетерү буенча практик гамәлләрне шомарттылар. Укуларда Яшел Үзән шәһәре муниципаль берәмлегенең көчләре һәм чаралары, медиклар һәм полиция хезмәткәрләре, шулай ук ТР буенча Русия ГТХМ Баш идарәсенең аэромобиль төркемнең шәхси составы эшләтелде.

Татарстан Республикасы территориясендә 2 торак пунктларында 14 йорт яны җирләре су басылган килеш калып тора. Биш муниципаль районда 5 түбән күперләрне һәм җирле автомобиль юлының 1 өлешен су баскан. Элеккечә үк Зөя аша үтә торган 2 түбән күпер су астында.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International