Татарстан Республикасында махсус янгынга каршы режим кертелә

2018 елның 28 апреле, шимбә

30 апрельдән 15 майга кадәр республика территориясендә махсус янгынга каршы режим кертелә. Бу чорда янгын иминлеге кагыйдәләрен бозган өчен штраф күләме ике тапкырга арта. Быел режимның төп үзенчәлеге – коры үлән һәм чүп-чарны, шул исәптән бакча җирләрендә дә, яндыруга тулы тыю. Шулай ук мангал булу-булмауга һәм урманнар янында урнашкан торак пунктларыннан һәм дача җирләреннән ераклыкка карамастан ачык учакта ашарга әзерләү дә тыелган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International