Бүген 112 ашыгыч чакырулар хезмәтендә Казан (Идел Буе) федераль университетының ирекле студентлары белән беренче дәрес узды. Студентлар гадәттәгечә 112 хезмәтенең ярдәмчеләре булалар. Аларның бурычы — чит ил телләрендә сөйләшкән абонентларга лингвистик ярдәм күрсәтергә. 2018 елгы футбол чемпионатын уздыру чорында ирекле студентлар абонентлар белән инглиз, немец, француз һәм испан телләрендә сөйләшәчәк. Бу ФИФА ның рәсми телләре.