ЯҢАЛЫКЛАР


1
октябрь, 2018 ел
дүшәмбе

1-3 октябрьдә Русия Федерациясендә гражданнар оборонасы буенча еллык Бөтенрусия күнегүсе узачак. Аның төп максаты – гражданнар оборонасы, гадәттән тыш хәлләрне һәм янгыннарны кисәтү һәм бетерү буенча чараларны башкарганда идарә итүне оештыру булып тора. Барлык теләүчеләр өчен Татарстан Республикасы гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр буенча уку-методика үзәге шулай ук Татарстан шәһәрләрендә аның филиаллары ишекләрен ачты.

Өлкәннәр көне уңаеннан Татарстан Республикасы буенча Русия ГТХМ Баш идарәсенең җитәкчелеге һәм Ветераннар советы үзләренең борынгы хезмәткәрләре хөрмәтли. Бөек Ватан сугышы һәм янгын сүндерү хезмәтенең ветераны Михаил Ефремович Долгов аерым игътибарга лаек булды. 91 яшьлек пенсионерга кунакка котлаулар һәм бүләкләр белән Татарстан Республикасы буенча Русия ГТХМ Баш идарәсенең Күзәтү һзм профилактика эшләре идарәсенең вәкилләре килделәр.  

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча  46 тапкыр ярдәмгә чыккан. Шул исәптән чүп-чарны сүндерергә 2 тапкыр. Ялган чакырулар буенча  16 тапкыр, кыска ялганыштан – 2 тапкыр,  ризыкның көю аркасында – 2 тапкыр, башка хезмәткәрләр белән эшләү – 12 тапкыр.


29
сентябрь, 2018 ел
шимбә

Яшел Үзән янгын сүндерү һәм коткару гарнизонының хезмәткәрләре Яшел Үзән ш. 4 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең барлык башлангыч сыйныфларының укучылары өчен янгын куркынычсызлыгы буенча дәрес оештырдылар. Балалар белән янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре турында кечкенә әңгәмә үткәрделәр, аларга янгын сүндерүчеләрнең хәрби киемнәрен күрсәттеләр һәм аның билгеләнешен аңлаттылар. Теләүчеләр хәтта үзләре дә янгын сүндерүчеләрнең киемен киеп карадылар. 

Үткән тәүлектә чакыру буенча янгын сүндерү бүлекләре 49 тапкыр ярдәмгә чыккан. Шул исәптән  чүп-чар януга – 8, ялган чакыру буенча – 18, янусыз кыска ялганыш аркасында – 2, ризык көю аркасында – 0, башка хезмәтләр белән үзара эшләүгә – 11. Республика янгын сүндерүчеләре 7 янгынны сүндергән, шул исәптән торак секторда – 2, каралтылар – 2, бакча йортлары – 1, башка төрдәге милек объектлары – 2. 1 кеше үлгән, 1 кеше зыян күргән.


28
сентябрь, 2018 ел
җомга

Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсенең мәгълүматлары буенча 2018 елда 29 сентябрьдә Татарстан Республикасы территориясендә төнлә һәм көндез көньяк-көнбатыштан, көнбатыштан 15-20 м/с кадәр талгын җил көтелә, төнлә һәм иртән урыны белән 24 м/с кадәр (Казанда 23 м/скадәр).

ГИМС инспекторлары республикада коткару жилетларсыз кече судноларда балык тотуган чыккан балыкчылар белән суда фаҗигале очраклар ешайганын билгели. Шулай ук ГИМС хезмәткәрләре балыкчыларга һәр 5 ел үткәрелергә тиеш белган кече судноларның техник тикшерүе белән сузмаска киңәш итә.

1-3 октябрьдә Русия Федерациясендә ел саен уза торган Бөтенрусия гражданнар оборонасы буенча күнегү үтәчәк. Күнегүнең төп максаты — гражданнар оборонасы, гадәттән тыш хәлләрне һәм янгыннарны кисәтү һәм бетерүне башкарганда идарә итүне оештыру сорауларын эшкәртү. Күнегү барышында барлык дәрәҗәдәге идарә итү органнары һәм ГО көчләренең белемнәрен тикшерү үтәчәк. Шулай ук Татарстан Республикасы шәһәрләрендә һәм районнарында социаль яктан әһәмиятле объектларда һәм күп кеше була торган объектларда халыкны гадәттән тыш хәлләрдән саклау буенча чараларны үткәрү планлаштырылган.

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча  51 тапкыр ярдәмгә чыккан. Шул исәптән чүп-чарны сүндерергә 6 тапкыр. Ялган чакырулар буенча  15 тапкыр, кыска ялганыштан – 6 тапкыр,  ризыкның көю аркасында – 1 тапкыр, башка хезмәткәрләр белән эшләү – 9 тапкыр.


27
сентябрь, 2018 ел
пәнҗешәмбе

2018 елда 1 һәм 2 октябрьдә гражданнар оборонасы буенча Бөтенрусия штаб күнегүләрен үткәрү кысаларында региональ, җирле һәм локаль сөйләм белдерү системалары, шул исәптән ГТХ килеп чыгу куркынычлыгы яисә килеп чыгу турында халыкны ашыгыч рәвештә комплекслы белдерү системасы тикшереләчәк. Татарстан Республикасы буенча Русия ГТХМ Баш идарәсе Татарстан Республикасының халкын һәм кунакларын тыныч калырга һәм сөйләм хәбәрләрне игътибар белән тыңларга сорый. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International