ЯҢАЛЫКЛАР


4
октябрь, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Үткән тәүлектә чакыру буенча янгын сүндерү бүлекләре 46 тапкыр ярдәмгә чыккан. Шул исәптән  чүп-чар януга – 2, ялган чакыру буенча – 14, янусыз кыска ялганыш аркасында – 3, ризык көю аркасында – 2, башка хезмәтләр белән үзара эшләүгә – 15. Республика янгын сүндерүчеләре 5 янгынны сүндергән, шул исәптән торак секторда – 2, каралтылар – 1, транспорт чаралары – 1, башка төрдәге милек объектлары – 2. 1 кеше үлгән.


3
октябрь, 2018 ел
чәршәмбе

Универсиада Авылында януны сүндерү һәм кешеләрне эвакуацияләү буенча янгын сүндерүчеләр һәм объектның хезмәт күрсәтү персоналы бергә эшләүне ныгыту буенча өйрәнүләр узды. Шулай ук студентлар шәһәрчегенең ирекле янгын сүндерү төркеменең әгъзалары да янгын бетерү буенча гамәли күнекмәләр алды. Өйрәнүләр планы буенча яну 3 нче корпусның 3 нче каттагы бүлмәдә булган. Янгын нәтиҗәсендә өч кеше чыгуга юл булмаганнан калган.

Күнегүләрне үткәрү планы буенча гражданнар оборонасының көчләре һәм чаралары бүген диверсия-разведка төркеме гамәлләре нәтиҗәсендә завод территориясендә әзер продукция склады янып китүе белән бәйле олы масштаблы шартлы гадәттән тыш хәлне бетерүдә катнашты.

4 октябрь – Русия Федерациясе гражданнар оборонасы көне.

Хөрмәтле хезмәттәшләр! Сезне гражданнар оборонасы көне белән чын күңелдән котлыйм! Сезгә нык сәламәтлек, күңел күтәренкелеге, көч рухын, тормыш энергиясе, гаилә бәхете, иминлек һәм аяз күк йөзе телим!

Үткән тәүлектә чакыру буенча янгын сүндерү бүлекләре 47 тапкыр ярдәмгә чыккан. Шул исәптән  чүп-чар януга – 4, ташланган бина – 1, ялган чакыру буенча – 23, янусыз кыска ялганыш аркасында – 4, ризык көю аркасында – 1, башка хезмәтләр белән үзара эшләүгә – 1. Республика янгын сүндерүчеләре 3 янгынны сүндергән.


2
октябрь, 2018 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасында гражданнар оборонасы айлыгын үткәрүгә багышланган брифинг вакытында журналистларның сорауларына ТР буенча Русия ГТХМ Баш идарәсе башлыгы урынбасары вазифаларын вакытлыча башкаручы полковник Илдар Гыйбадуллин һәм Татарстан Республикасы ГО эшләре һәм ГТХ министры урынбасары Олег Степущенко җавап бирде.

Контроль төркемнәре гражданнар оборонасы буенча чараларны башкару артыннан эшне дәвам итә (барлыгы 68 контроль төркеме (юнәлешләре), халыкны, матди һәм мәдәни кыйммәтләрне куркынычсыз районнарга гомуми эвакуацияләү чаралары оештырылган. Барлык чаралар күргәзмә дәресләр рәвешендә үткәрелә. Икенче этап барышында Татарстан Республикасы территориясендә барлыгы 152 гражданлык оборонасы объектларының практик җәелдерелүе планлаштырыла.

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча  47 тапкыр ярдәмгә чыккан. Шул исәптән чүп-чарны сүндерергә 8 тапкыр. Ялган чакырулар буенча  15 тапкыр, кыска ялганыштан – 1 тапкыр,  ризыкның көю аркасында – 2 тапкыр, башка хезмәткәрләр белән эшләү – 14 тапкыр.


1
октябрь, 2018 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы янгынга каршы хезмәт эшчеләре һәм авыл җирлекләренең, авыл хуҗалыклары предприятиеләренең, мәгариф йортларының җитәкчеләре һәм халык белән берлектә торак пунктлар, объектлар һәм шәхси өйләр буенча кара кура, чүп үлән, коры үләнне чабу һәм чүп-чардан чистарту буенча эшне оештырдылар. Язда коры-сары янып китүне кисәтер өчен янгын сүндерү бүлекләренең эшчеләре территорияләрне мөмкин булган яну чыганакларыннан чистарту белән инде хәзер шөгыльләнә.

Чемпионатта 14 физик культура коллективларының 136 кешесе катнашты. Каты ярышта чемпионнар исемен Татарстан Республикасы буенча 1 нче федераль янгынга каршы отрядның янгын сүндерүчеләре яулады. Мактаулы икенче урынны Казан шәһәре буенча Русия ЭЭМ идарәсенең футболчылары алды һәм бронзаны Яр Чаллы ш. буенча Русия ЭЭМ идарәсенең  төркеме алды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International