Разведкага – әзер!

2018 елның 12 октябре, җомга

Бүген Казанның 145 нче лицее укучылары гражданнар оборонасына багышланган ачык дәрес вакытында тормыш иминлеге нигезләре фәне буенча бик яхшы белемнәрен күрсәттеләр. Дәрес 60 нчы урта мәктәптә үткәрелде, анда Авиатөзелеш районының барлык урта уку йортлары укучылары өчен ОБЖ предметын укыту өчен база ясалган. Укучыларны эшчәнлек юнәлеше буенча өч төркемгә бүлделәр –радиацион һәм химик яклау җайланмалары белән эшләү, клиник үлем шартларында зыян күрүчегә беренче ярдәм күрсәтү һәм индивидуаль саклану чараларын кию нормативларын үтәү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International