ЯҢАЛЫКЛАР


9
октябрь, 2018 ел
сишәмбе

Бүген Казан эзләү-коткару отрядының базасында ТР буенча Федераль янгынга каршы хезмәт Уку үзәгенең тыңлый торган янгын сүндерүчеләре җыелган. Тәҗрибәле коткаручылар үзенең һөнәри юлына керә башлый торган янгын сүндерү иптәшләренә практик дәрес әзерләделәр. Отряд базасында коткаручылар төрле гадәттән тыш хәлләрне уйнатып эшләргә була торган чын күнегү мәйданчыгын ясаган. 

Гражданнар оборонасы өлкәсендә уналты иң тәҗрибәле белгечләр Казанга республиканың муниципаль районнарыннан "2018 елда Татарстан Республикасы ГТХМ гражданнар оборонасы буенча иң яхшы белгече" исеме өчен көрәшергә килгән. Ахыргы этап гражданнар оборонасы өлкәсендә законнарны һәм норматив-хокук базасын белүгә тесттан башланды. Аннары катнашучылар үз сәләтен беренчел медицина ярдәмен башкаруда күрсәттеләр, шәхси саклану чараларын вакытка киде һәм дозиметрия әсбаплары белән эшләү күнекмәләрен күрсәттеләр.

Бүген Аксубай һәм Норлат муниципаль районнары буенча күзәтү һәм профилактика эшләре районара бүлегенең  хезмәткәрләре Өлкәннәр һәм инвалидлар өчен Норлат интернат йортында һәм Сәламәтлек мөмкинлекләре чикле булган балалар өчен Норлат мәктәп-интернатында өйрәнүләр уздырдылар. Чаралар үткәрү барышында зур игътибар электр җиһазлары торышы, эвакуацияләү юллары, янгынга каршы су белән тәэмин итү, беренчел янгын сүндерү чаралары белән җиһазлану, керү-чыгу юллары, янгынны автоматик рәвештә билгеләү һәм кешеләрне аның турында белдерү чаралары төзек булу, телефон элемтәсе төзек булу, сулыш органнарын саклау чаралары һәм күмәк коткару чаралары белән тәэмин ителүгә бирелгән.

Үткән тәүлектә чакыру буенча янгын сүндерү бүлекләре 54 тапкыр ярдәмгә чыккан. Шул исәптән  чүп-чар януга – 4, ялган чакыру буенча – 22, янусыз кыска ялганыш аркасында – 5, ризык көю аркасында – 2, башка хезмәтләр белән үзара эшләүгә – 16. Республика янгын сүндерүчеләре 6 янгынны сүндергән, шул исәптән торак секторда – 1, выончыклар – 1, бакча йортлары – 1, мунчалар – 1, кулланылмаган биналар – 1. 1 кеше үлгән.


8
октябрь, 2018 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсенең мәгълүматлары буенча 2018 елда 9 октябрьдә төнлә Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән 15-18 м/с кадәр көчле көнбатыш, төньяк-көнбатыш җил сакланачак, 8 октябрьдә кичен урыны белән 23 м/с кадәр.

Казанда 2018 елда 11-12 октябрьдә Русия ГТХМ Үзәк региональ үзәгенең төбәк эксперт-квалификация комиссиясенең киңәйтелгән утырышы узачак. Утырыш эшендә Идел буе федераль округы төбәкләреннән килгән Дәүләт янгын күзәтчелегенең экспертлары катнашачак. Киңәшмә вакытында Русия ГТХМ Идел буе федераль округының "Иң яхшы хезмәткәре" һәм "Иң яхшы суд-эксперт йорты" исемнәренә конкурсларның йомгаклары ясалачак.

1 октябрьдән республиканың барлык мәктәпләрендә ГТХМ хезмәткәрләре тормыш иминлеге нигезләре буенча балалар өчен белем арттыргыч дәресләр оештыралар. Чараны оештыручылар балаларга беренчел медицина ярдәме ысулларын башкаруны күрсәтә, коткаручылар балаларга бөтен җиһазларын күрсәтә. Дәресләр вакытында балаларга ГТХМ нан шулай ук "акыллы" буклетлар бирелде.

Үткән тәүлектә чакыру буенча янгын сүндерү бүлекләре 57 тапкыр ярдәмгә чыккан. Шул исәптән  чүп-чар януга – 9, ялган чакыру буенча – 17, янусыз кыска ялганыш аркасында – 2, ризык көю аркасында – 2, башка хезмәтләр белән үзара эшләүгә – 12. Республика янгын сүндерүчеләре 11 янгынны сүндергән, шул исәптән торак секторда – 6, бакча йортлары – 1, каралтылар – 3, башка төрдәге милек – 1. 1 кеше үлгән.


7
октябрь, 2018 ел
якшәмбе

Үткән тәүлектә чакыру буенча янгын сүндерү бүлекләре 49 тапкыр ярдәмгә чыккан. Шул исәптән  чүп-чар януга – 8, ялган чакыру буенча – 16, янусыз кыска ялганыш аркасында – 4, ризык көю аркасында – 0, башка хезмәтләр белән үзара эшләүгә – 4. Республика янгын сүндерүчеләре 6 янгынны сүндергән, шул исәптән торак секторда – 2, бакча йортлары – 1, каралтылар – 3. 1 кеше үлгән, 1 кеше зыян күргән.


6
октябрь, 2018 ел
шимбә

Үткән тәүлектә чакыру буенча янгын сүндерү бүлекләре 37 тапкыр ярдәмгә чыккан. Шул исәптән  чүп-чар януга – 4, ялган чакыру буенча – 12, янусыз кыска ялганыш аркасында – 2, ризык көю аркасында – 0, башка хезмәтләр белән үзара эшләүгә – 10. Республика янгын сүндерүчеләре 8 янгынны сүндергән, шул исәптән торак секторда – 1, бакча йортлары – 1.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International