Үткән тәүлектә чакыру буенча янгын сүндерү бүлекләре 46 тапкыр ярдәмгә чыккан. Шул исәптән чүп-чар януга – 8, ялган чакыру буенча – 17, янусыз кыска ялганыш аркасында – 0, ризык көю аркасында – 1, башка хезмәтләр белән үзара эшләүгә – 15. Республика янгын сүндерүчеләре 8 янгынны сүндергән, шул исәптән торак секторда – 2, бакча йортлары – 2, төзелә торган биналар – 1. 2 кеше коткарылган.
Янгыннарны бетерү буенча эшләрне 23 октябрьдә тәмамлау планлаштырыла. Эшләр тәүлек буе ике сменада оештырылган. Янгыннарны сүндерү учакларга җир салу юлы белән башкарыла, 2 магистраль җиңсә линиясе салынган.
22 октябрьдә 9.00 гә каты җитештерү һәм көнкүреш калдыклары чүплегендә яну мәйданы 600 кв. м тәшкил итә. Эшләр башланганнан бирле янгын 5 400 кв. м мәйданда сүндерелгән (чүплекнең гомуми мәйданы 10 000 квадрат метр тәшкил итә). Тикшерү нәтиҗәләре буенча рөхсәт ителгән концентрацияләрнең чиктән чыгуы билгеләнмәгән. Җил юнәлешен исәпкә алып, торак пунктлар төтен чыгу зонасына эләкми.
Үткән тәүлектә чакыру буенча янгын сүндерү бүлекләре 48 тапкыр ярдәмгә чыккан. Шул исәптән чүп-чар януга – 10, ялган чакыру буенча – 12, янусыз кыска ялганыш аркасында – 4, ризык көю аркасында – 2, башка хезмәтләр белән үзара эшләүгә – 8. Республика янгын сүндерүчеләре 10 янгынны сүндергән, шул исәптән торак секторда – 1, бакча йортлары – 2. 1 кеше үлгән.
21 октябрьдә төштән Казанда Төбәкара клиника-диагностика үзәгенең Б блогының реанимацион бүлегендә подвалда һәм беренче катта төтенләнү булды. Подвалда сервер бүлмәсендә кабельнең кыска ялганышы булган. А һәм Б блокларыннан барлыгы 314 пациент эвакуацияләнгән. Зыян күрүче юк. 12.49 да кыска ялганыш нәтиҗәләре бетерелгән.
Үткән тәүлектә чакыру буенча янгын сүндерү бүлекләре 41 тапкыр ярдәмгә чыккан. Шул исәптән чүп-чар януга – 5, ташланган бина – 1, ялган чакыру буенча – 17, янусыз кыска ялганыш аркасында – 1, ризык көю аркасында – 2, башка хезмәтләр белән үзара эшләүгә – 10. Республика янгын сүндерүчеләре 3 янгынны сүндергән, шул исәптән торак секторда – 0.
2018 елның 19 октябрендә көндез Түбән Кама районының Прости авылыннан ерак түгел рөхсәтсез чүплек янып китте. Прости авыл җирлеге өйләрен әйләнеп чыгып моның турында халыкны белдерделәр. Эвакуация таләп ителми. 1500 кв. м мәйданда вак учаклар һәм каты көнкүреш калдыклары янды. Әлеге урынны грунт белән күмү турында карар кабул ителде.
Конференция кысаларында глобаль һәм милли технологик хәвеф-хәтәрләр, халыкны бәла-казаларга әзерләү, шулай ук белем бирү йортлар иминлеге мәсьәләләре карала. Татарстан Республикасы җитәкчелеге һәм Татарстан Республикасы буенча Русия ГТХМ Баш идарәсе исеменнән Халыкара форумда катнашучыларны һәм кунакларны Татарстан Республикасы ГТХМ министры вазыйфаларын башкаручы Николай Суржко сәламләде. Конференциядә Русия һәм Әрмәнстан югары уку йортларының, фәнни-тикшеренү үзәкләре һәм институтларының студентлары, аспирантлары һәм яшь галимнәре, докладлары белән чыгыш ясады.
Бүген Казан шәһәренең Киров районында урнашкан 4 нче янгын сүндерү һәм коткару бүлегенең янгын сүндерүчеләрендә кунакта булу Казанның Идел Буе районының 19 нчы номерлы лицее егетләренә бару насыйп булды. Өченче сыйныф укучылары Татарстан Республикасы буенча Русия ГТХМ Баш идарәсенең янгынга каршы пропаганда һәм иҗтимагый элемтәләр үзәгенә килеп киттеләр. Бу Татарстанда 1978 елда нигез салынган иң беренче Янгын сүндерү хезмәте музее. Балаларга янгын куркынычсызлыгы тематикасына видеофильм күрсәттеләр, хәрби автомобильдә утырып карарга, форма һәм махсус җиһазларны тотып карарга ярдәм иттеләр.
2018 елның 18 һәм 19 октябрендә Казан шәһәре Совет районының балалар һәм яшүсмерләр туризмы һәм экскурсияләре станциясе территориясендә Казанның гомуми белем бирү учреждениеләре арасында "Яшь коткаручы-2018" шәһәр ярышлары узды. Катнашучыларның күбесе – профильле кадет мәктәпләре, сыйныф укучылары, "Яшь коткаручы" түгәрәкләре һәм секцияләре укучылары. Барлык катнашучылар да инде урыннарда ориентирлашу тәҗрибәсенә ия, туристик әзерлек, беренче медицина ярдәме күрсәтү күнекмәләренә ия. Ярышларда Казан шәһәренең Яңа Савин районы төркеме җиңде.