13 ноябрьдә Тәтеш дәүләт гражданнарны саклау колледжында 2018 / 2019 елларның чемпионатлар циклы буенча Татарстан Республикасының "Яшь профессионаллар" (WorldSkills Russia) төбәк чемпионатын ачу тантанасы булды. Быел стартка 5 яшь профессионаллар командасы, 6 яшүсмерләр командасы чыкты. Бәйрәмдә чемпионатның мактаулы кунаклары катнашты: Татарстан Республикасы Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министры вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Николай Суржко, Татарстан Республикасы Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының перспектив үсеш бүлеге башлыгы Светлана Политова, Тәтеш муниципаль районы башлыгы урынбасары Евгений Курков, 133 ПСЧ башлыгы С. А. Фокин.